САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарман ЮХИДИ бүлекчәсе сак булырга өнди

Яңа ел бәйрәмнәре башлануга санаулы гына көннәр калып бара. Бу бәйрәмнәрне зурлар да, балалар да көтеп ала. Күп кешеләрнең алда - Яңа ел каникуллары. Гадәттә, бу чорда, кышкы уеннарга кызыгып, балалар урамга омтылалар я кайда да булса кунакка баралар. Ә кышкы юллар табигый шартлар белән катлаулана. Кар-бураннар, суыклар, бозлавык юллар,...

Яңа ел бәйрәмнәре башлануга санаулы гына көннәр калып бара. Бу бәйрәмнәрне зурлар да, балалар да көтеп ала. Күп кешеләрнең алда - Яңа ел каникуллары. Гадәттә, бу чорда, кышкы уеннарга кызыгып, балалар урамга омтылалар я кайда да булса кунакка баралар. Ә кышкы юллар табигый шартлар белән катлаулана. Кар-бураннар, суыклар, бозлавык юллар, караңгылык барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан да зур игътибарлылык сорый.

ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика юлларында һәлакәтләр саны көннән-көн арта. Кызганычка каршы, һәлакәт корбаннары арасында балалар да күп. Мисал өчен, безнең районда быел 16 яшькәчә балалар катнашында 9 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда 15 бала тән җәрәхәтләре алдылар. Тукай районы территориясендә Җәлил бистәсеннән бер бала һәлакәттә вафат булды. Бала үлү очрагы сентябрь аенда булды. 4 яшьлек бала әтисе белән ВАЗ машинасында барганда, юл кырына төшеп ава. Нәтиҗәдә 2009 елгы бала алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында вафат була. Бала алда махсус креслога утырган, ләкин эләктерелмәгән була. Бу сүзләр артында әти-әнисенең, туганнарының күпме хәсрәте, күз яше. Бик күп фаҗигаләрдә балалар автотранспорт пассажиры буларак зыян күрәләр. Ә бит алар үз куркынычсызлыкларын һәм гомерләрен безнең кулларга ышанып тапшыралар. Бүгенге көндә транспортта йөрүче балаларның иминлеген тәэмин итү приоритет проблемага әйләнде. Шул максаттан ел дәверендә төрле чаралар үткәрелә. Аларның иң үтемлесе - мондый тор кагыйдә бозучы шоферларны ачыклау. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар автотранспорт салонында куркынычсызлык каешларын эләктереп утырырга тиешләр, ә 12 яшьтән кечерәкләр махсус автокреслоларда гына йөртелергә тиеш. Әлеге кагыйдәне бозу өчен штраф - 3000 сум. Кышкы каникуллар вакытында балаларның юллардагы иминлеген тәэмин итү максатында 23 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр ЮХИДИ һәм мәгариф бүлеге тарафыннан профилактик чаралар үткәрелә. Аның кысаларында 25 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр "Бала - төп пассажир!" акциясен уздыру, ЮХИДИ һәм участок уполномоченныйлары хезмәткәрләренең балалар белән очрашулар уздыруы, массакүләм бәйрәм чаралары оештырылган урыннарда юлларны тикшереп, контрольдә тоту, махсус рейдлар барышында балаларны махсус утыргычлардан һәм куркынычсызлык каешларыннан башка йөртүче, җәяүлегә юл бирмәүче шоферларны, шулай ук кагыйдә бозучы жәяүлеләрне ачыклау буенча чаралар уздырыла.

Кыш көне суык булса да, аның үзенә генә хас күңелле мизгелләре дә күп. Бигрәк тә балалар кышкы уеннарны яраталар. Чынлап та, аларны каникуллар вакытында кышкы күңел ачулар көтә: бозлы таудан чана шуу дисеңме, чаңгыларда йөрү, хоккей уйнау. Ләкин беребезгә дә урамдагы яки юлдагы куркынычсызлык турында онытырга ярамый. Кыш көне юллардагы ситуация аеруча куркыныч тудыра. Автотранспорт юлы боз белән каплана һәм машиналарның тормоз юлы озыная, ә бураннар һәм кар явулар аркасында күз күреме начарая. Кар яуганда, шоферга юлда бозлавык барлыгын белүе дә кыен. Шуның өчен юлны аркылы чыкканда түбәндәге кагыйдәләрне онытмаска кирәк:

1) юлны аркылы бары тик махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгыгыз;

2) исегездән чыгармагыз: җәяүлеләр юл кичүе - ул куркыныч риск зонасы, монда юл һәлакәте корбаны булу ихтималы зур;

3) юл кичүенә килеп җиткәч, бик игътибарлы булыгыз, туктагыз һәм транспорт чаралары юклыгына ышангач я алар сезне үткәрер өчен туктаганны күргәч кенә юлны аркылы чыга башлагыз;

4) юл кичүендә мин хаклы дип кенә уйларга ашыкмагыз, чөнки шофер сезне соңрак күрергә дә мөмкин.

Тиздән каникуллар башлана. Ялларыгыз күңелсез мизгелләрсез генә үтсен өчен алда әйтелгән кагыйдәләрне исегездән чыгармасагыз иде. Хәерле, имин юллар барыгызга да.

Сарман районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Дамир Йосыпов.

Шулай ук укыгыз:

Сарманда чираттагы рейд үткәрелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев