САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман йолдызчыклары Зәй сәхнәсен балкытты +ВИДЕО

2-3 март көннәрендә Зәй шәһәрендә XXI “Созвездие-Йолдызлык” Татарстан ачык яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестиваленең зона туры үткәрелде.

Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.
Зона турында Зәй, Сарман һәм Түбән Кама районнары вәкилләре чыгыш ясадылар. Безнең районнан 200 тирәсе бала “Хореография”, “Конферанс”, “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр” номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Яшь талантларыбызның матур чыгышлары жюрига һәм тамашачыларга менә дигән кәеф бүләк иттеләр. Шулай итеп, районыбызның яшь талантлары 12 призлы урын һәм 4 махсус призга ия булдылар. Алар – түбәндәгеләр:

1 урын:
Эмилия Хисамова (“Конферанс”, кече төркем, Җәлил поселогы, җитәкчеләре – Алсу Сәлимгәрәева, Лилия Хисамова;
Айсылу Хәбибуллина (“Вокал-соло”, зурлар төркеме), Җәлил поселогы, җитәкчесе – Рәисә Кашапова;
2 урын:
Рәмилә Хөсәенова (“Вокал-соло”, урта төркем), Мортыш-Тамак авылы, җитәкчесе – Расиха Хәмидуллина;
“Ихлас” вокаль ансамбле (кече төркем), Җәлил поселогы, җитәкчесе – Ландыш Нуретдинова;
Эдуард Мөхәммәдиев (“Вокал-соло”, 2 нче кече төркем), Сарайлы авылы, җитәкчесе – Расиха Хәмидуллина;
Данил Алькаев (“Вокал-соло”, 2 нче кече төркем), Җәлил поселогы, җитәкчесе – Раушания Гыйльфанова;
Индира Мәрданова, Элина Төхбәтуллина (“Конферанс”, урта төркем ), Җәлил поселогы, җитәкчесе – Александр Фәрхетдинов;
Радэль Хисамов (“Конферанс” урта төркем), Җәлил поселогы, җитәкчеләре – Алсу Сәлимгәрәева, Лилия Хисамова;
3 урын:
“Жасмин” хореография коллективы (урта төркем), Сарман авылы, җитәкчесе – Миләүшә Хәйбрахманова;
“Кәеф” татар вокаль ансамбле (урта төркем), Җәлил поселогы, җитәкчесе – Ландыш Нуретдинова;
Ризван Бәдретдинов (“Конферанс”, урта төркем), Колмәт авылы, җитәкчесе – Ильмира Салихова;
Рәзилә Бәдретдинова (“Конферанс”, урта төркем), Колмәт авылы, җитәкчесе – Ильмира Салихова.

Махсус призга ия булдылар:
“Умырзая” хореография коллективы (“Хореография” номинациясендә, кече төркем, Сарман, җитәкчесе - Гөлшат Нургалиева) - “Иҗади эзләнү өчен”;
Элина Абдуллина (“Вокал-соло” номинациясендә, зурлар төркеме, Җәлил поселогы, җитәкчесе – Рәисә Кашапова) – “Иҗаттагы ихласлылык өчен”;
Алия Шиһапова (“Вокал-соло” номинациясендә, зурлар төркеме, Мортыш-Баш авылы) – “Иҗади эзләнү өчен”;
Рената Назыйрова (“Конферанс” номинациясендә, урта төркем, Җәлил поселогы, җитәкчесе – Александр Фәрхетдинов) – “Иҗаттагы ихласлылык өчен”.
Җиңүчеләр һәм призерлар диплом, бүләкләр һәм фестивальнең Казанда үтәчәк суперфиналына чакырулар алдылар.
Гөлназ Латыйпова, мәдәният бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев