САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман яшьләре сленг кулланамы?

Хәзерге заманда яшьләр сленгы бар. Анда күп кенә чит ил сүзләре бар. Мәсәлән, "окей". Ә сез ул сүзнең тарихын беләсезме? Бу сүзнең килеп чыгышының берничә версиясе бар. Иң дөрескә охшаганы The Boston Morning Post газетасы журналистлары белән бәйле. Алар all correct ("барысы да дөрес" ) сүзтезмәсен oll correct дип, хаталы...

Хәзерге заманда яшьләр сленгы бар. Анда күп кенә чит ил сүзләре бар. Мәсәлән, "окей". Ә сез ул сүзнең тарихын беләсезме?

Бу сүзнең килеп чыгышының берничә версиясе бар. Иң дөрескә охшаганы The Boston Morning Post газетасы журналистлары белән бәйле. Алар all correct ("барысы да дөрес" ) сүзтезмәсен oll correct дип, хаталы язганнар. Икенче версия буенча, АКШ Президенты Эндрю Джексон шул ук сүзләрне кыскартып, үзе ишеткәнчә, O.K. дип язган. Тагын бер версия буенча, 1830 еллар ахырында АКШның белемле яшьләре арасында орфографик хаталар белән язу "модага керә". Нәкъ шулай итеп, O.K. сүзе барлыкка килә һәм The Boston Morning Post газетасы журналистлары кулланалар.

Аз таралыш тапкан версияләр буенча АКШ Президенты Мартин Ван Бюрен үзенә Old Kinderhook ("Карт Киндерхук") псевдонимы ала. Ул тумышы белән Киндерхук шәһәреннән була. 1840 елда үзенең реклама компаниясендә ул "Old Kinderhook is O.K." слоганын куллана.

Башка версияләр халыктан чыккан һәм киң таралыш тапмаган.

Яшьләргә үзләре белмәгән сүзләрне кулланмауларын теләр идек. Кем белгән, бәлки сез әңгәмәдәшегезне рәнҗетерсез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев