САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман яшьләре чүплектә ял итәргә яраталар

Баланы тәрбияләү ана карыныннан башлана диләр.

Һәркемнең баласын тәүфыйклы, миһербанлы итеп күрәсе килә. Шулай булгач, тәрбиясезләр каян килеп чыга икән? Сарманның Карл Маркс урамының Мортыштамак авылы башын яшьләр кичке, төнге ял итү урынына әйләндергәннәр. Ярар, шуннан ни, диярсезме? Ә менә бу фотоларга күз салыгыз. Җәмәгать урынында алкогольле эчемлекләр эчү генә җитми аларга, үз артларыннан шундый “чисталык”та калдырыралар. Икенче көнне шул чүпләр өстенә килү үзләренә күңелле микәнни соң? Ни өчен ул яшьләрдә (Һәрхәлдә, өлкән яшьтәгеләр анда кич утырмый) бераз гына да мәгънә юк?!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев