САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман ягы тарихын бергәләп өйрәник, хөрмәтле райондашлар + ВИДЕО

Сарман районы - Татарстанның археологик яктан иң аз тикшерелгән районнарның берсе.

ТАССР археологик һәйкәлләр җыентыгының 1989 елгы басмасында барлыгы 5 һәйкәл генә исәпкә алынган: борынгы кешеләр яшәгән Карашай Саклау, Сарман урыннары, Яхшы Каран курганы, элек тә авыл булган Рантамак һәм Яхшы Каран авылы урыннары. Шул сәбәпле, археолог Зимфира Рафикова җитәкчелегендә яшь археологлар отряды һәм волонтерлар төркеме белән археологик эзләнүләр алып бару эш планына кертелгән. Барлыгы егермегә якын тарихи объект тикшереләчәк. Туган якны өйрәнү буенча районда эш башланып китте инде. Сарман төбәген өйрәнүчеләр җәмгыяте төзелеп, бүгенге көндә мәгълүмат туплау буенча киң тармаклы эзләнүләр бара. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова җитәкчелегендә җәмгыять әгъзалары җирлекләрдә йөреп чыктылар.

  • Тарихын китап итеп чыгарган авыллар да; эзләнүләр алып барып, шактый гына материаллар туплаган Чукмарлы, Ләшәү Тамак, Нөркәй кебек җирлекләр дә бар. Ләкелеләр, архивлар белән эшләүче белгеч чакыртып, җиң сызганып эшкә дә тотындылар. Бу юнәлештә Җәлил поселогы бик яхшы һәм актив эшли. Алда торган юбилейларына зур әзерлек белән киләләр, - ди җәмгыять җитәкчесе Фәнүзә Салихова.

Сарман җирлегендә башкарасы эшләр күп. Район үзәгендә оешмалар шактый, аларның тарихын барлау мөһим. Бу эшне оешма җитәкчеләренең, шушы оешмаларда эшләгән ветераннарның ярдәме белән генә башкарып чыгып була. Оешмалар тарихын агымдагы елның 1 маена эшләп тапшыру срогы куела. Тарихларны булдыра алганча тулырак итеп туплау кирәк, чөнки бу оешмаларның үзләре, анда хезмәт куючылар өчен дә әһәмиятле, истәлекле.

Шулай ук һәр җирлектә беткән авыллар, борынгы зиратлар, тарихи объектлар да булган. Көннәр яхшыруга, зиратларда йөреп, борынгы каберлекләрне барларга, ташлардагы язуларын белгечләр, гарәпчә укучылар белән укырга, фотога төшерергә, борынгы ташларның исемлекләрен булдырырга кирәк. Бу эштә район музее белгечләре дә катнашачак. Туган ягы, яшәгән төбәгенә битараф булмаган һәркемне бу мөһим эштә катнашырга чакырабыз, хөрмәтле райондашлар.

Альбина Сабирова.

Видео:https://vk.com/id267984985

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев