САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман үзәк китапханәсендә мәгълүмат сәгате оештырылды

.

Иң яхшы даруханә - табигать. Аның байлыкларыннан кешеләр борынгы заманнардан ук файдаланган. Үсемлекләрнең дәвалау үзлекләре турындагы мәгълүматлар буыннан буынга тапшырылып килгән. Язма әдәбият барлыкка килгәч, аларны махсус китапларга теркәп бара башлаганнар, бу исә аларны тормышта куллану даирәсен тагын да киңәйткән. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр. Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар, аларның файдалы якларын ачканнар.
9 февральдә Сарман үзәк китапханәсендә "Икенче яшьлек"клубы членнары өчен мәгълүмат сәгате узды. Библиограф Мадьярова Г. Н. дару үләннәре, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде, файдалы киңәшләр бирде. Шулай ук методист Гатауллина Г.Р. «Мең дэ бер чирдән дәва» исемле китап күргәзмәсе һәм дару үләннәреннән күргәзмә әзерләде. Чара ахырында катнашучылар үлән чәе эчтеләр.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев