САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман урта мәктәбенең җәйге лагеренда Россия көненә багышланган бәйрәм узды

Кичә Сарман урта мәктәбе базасында эшләп килүче җәйге лагерьда Россия көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Әлеге бәйрәмнең максаты - туган илебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Россия гимны яңгыраганда тантаналы рәвештә илебезнең флагы чыкты, аның төсләренең мәгънәләрен нәни ял итүчеләребез бик яхшы белә икән! Барлык балалар басып, гимнга кушылып җырлады. Бу...

Кичә Сарман урта мәктәбе базасында эшләп килүче җәйге лагерьда Россия көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Әлеге бәйрәмнең максаты - туган илебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Россия гимны яңгыраганда тантаналы рәвештә илебезнең флагы чыкты, аның төсләренең мәгънәләрен нәни ял итүчеләребез бик яхшы белә икән! Барлык балалар басып, гимнга кушылып җырлады. Бу көнгә багышлап, алар төрле концерт номерлары да әзерләп килгәннәр: Россия турында шигырь сөйләү, җырлар булды, шулай ук балалар тәрбиячеләре белән берлектә флешмоб-бию оештырдылар.
Мәктәп ашханәсендә дә меню бәйрәмчә иде: пешекчеләр гадәттәгечә ашлар өстенә тагы өчпөчмаклар белән дә сыйладылар. Көн матур һәм рәхәт узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев