САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман урта мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары чаңгы ярышларында икенче урыннарны алдылар

16 февральда без, Сарман урта мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары Ильвир Ганиев, Эльмир Ризатдинов, Юлия Тузеева, Алия Зәйнакова Алабуга шәһәренә чаңгы ярышына бардык. Ярыш эстафета рәвешендә барды. Башта кызлар китте, аннары малайлар эстафета биреп ярыштылар. Узышу тәмамлангач, барлык укучыларны Алабуга гимназиясенә бүләкләргә алып бардылар һәм мәктәпнең ашханәсендә ашаттылар. Карасак, без эстафета...

16 февральда без, Сарман урта мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары Ильвир Ганиев, Эльмир Ризатдинов, Юлия Тузеева, Алия Зәйнакова Алабуга шәһәренә чаңгы ярышына бардык. Ярыш эстафета рәвешендә барды. Башта кызлар китте, аннары малайлар эстафета биреп ярыштылар. Узышу тәмамлангач, барлык укучыларны Алабуга гимназиясенә бүләкләргә алып бардылар һәм мәктәпнең ашханәсендә ашаттылар. Карасак, без эстафета буенча икенче урынга чыкканбыз ләбаса! Җиңгән комадаларны медаль, грамота һәм кубок белән тәбрикләделәр. Ярышлар бик кызыклы һәм оешкан төстә үттеләр.

Ә 7 мартта исә безнең җыелма команда Саба районына финалга барды.Тренерыбыз Сафин Фәрит Газимович та безнең кебек бу финалда җинүне теләде һәм без биредә дә икенче урынга лаек булдык. Бу инде безнең өчен, мәктәбебез, районыбыз өчен зур күрсәткеч дип саныйм.

Ганиев Илвир, 7 "А" сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев