САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каташ-Каран мәктәбе "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә кушылды

Апрель ае башында районыбызда гадәткә кергән "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уздырыла. Бу бәйге-чарадан Сарман урта мәктәбенең филиалы булган Каташ-Каран мәктәбе дә читтә калмады. Укытучылар 5 нче сыйныф укучылары белән авылдагы кибеткә, "Нур" балалар бакчасына, клубка, шулай ук мәктәп дирекциясенә барып, андагы балаларны да, эшчеләрне дә үз эшләренә катнаштырдылар. "Ничә сүз...

Апрель ае башында районыбызда гадәткә кергән "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уздырыла. Бу бәйге-чарадан Сарман урта мәктәбенең филиалы булган Каташ-Каран мәктәбе дә читтә калмады.

Укытучылар 5 нче сыйныф укучылары белән авылдагы кибеткә, "Нур" балалар бакчасына, клубка, шулай ук мәктәп дирекциясенә барып, андагы балаларны да, эшчеләрне дә үз эшләренә катнаштырдылар. "Ничә сүз өйрәтә аласың?" уены оештырылды. Уен барышында 50 татар сүзе өйрәтелде һәм, өйрәнелгән сүзләрне кулланып, әңгәмә оештырылды.

Шулай ук акциянең 1 нче этабын үтү өчен аның бер таләбе - җирле үзидарәгә язма материалларда, шулай афишаларда татар телен куллануны сорап хат язу иде. Бу хат Янурыс авылы җирле үзидарәсенә юлланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев