САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман урта мәктәбендә яшьармиячеләр ант бирделәр

25 гыйнвар көнне безнең мәктәптә «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәт сафларына багышланган тантаналы чара узды.

Чара Ленинградны фашист блокадасыннан азат итүгә 75 ел тулуга багышланган иде. 8 нче «в» сыйныфы укучылары Ватанга һәм бөтен Яшьармия кардәшлегенә тугрылык өчен ант бирделәр. Малайлар һәм кызлар өчен ул киләчәк мәктәбе, анда чын характер, кыюлык, максатка омтылучанлык, патриотлык һәм җиңүгә омтылыш тәрбияләнә. Яшь армиячеләргә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты вәкиле өлкән прапорщик Ленар Һадиуллин , хәрби комиссариатының бүлек җитәкчесе урынбасары Камил Миннеголов  , Сарман муниципаль районы мәгариф бүлеге әйдәп баручы белгече Илдар Һадиев , ДОСААФ РОСТО рәисе Альберт Хаҗиев  һәм «Юнармия»хәрәкәте координаторлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев