САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман урта мәктәбендә яшь педагоглар семинары үткәрелде 

Сарман урта мәктәбендә яшь педагоглар семинары үткәрелде .

Бүген Сарман урта мәктәбендә яшь педагоглар өчен семинар үткәрелде. Яшь укытучыларны иң элек мәктәп директоры Гөлназ Сабирҗанова сәламләде, семинар эшендә уңышлар теләде. Хезмәт юлларын күптән түгел генә башлаган укытучылар Сарман урта мәктәбенең яшь укытучысы Руслан Гыйльфанов үткәргән физкультура дәресендә булдылар, соңыннан шушы ук мәктәпнең тәҗрибәле укытучыларының дәресләрен карадылар. Иң соңыннан яшь укытучы Эльза Андрианова алар өчен мастер-класс үткәрде. Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Илдар Һадиев профсоюз оешмасының эшчәнлегенә, аның әһәмиятенә тукталды, “Ел укытучысы-2018” бәйгесенең зона этабында уңыш казанган Эльза Андриановага кыйммәтле бүләк тапшырды. Очрашуга йомгакны мәгариф бүлегенең яшь белгечләр белән эшләү буенча кураторы Римма Хафизова ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев