САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбендә "Әлифба" бәйрәме үтте

Беренче "А" сыйныфында укучылар бүген "Әлифба" бәйрәмен үткәрделәр. "Барлык укучылар да хәреф таный, саный, укый белә. Рәхмәт әти-әниләргә. Бу - безнең барыбызның да уртак тырышлыгы", - дип, сөенечен белдерде сыйныф җитәкчесе Әлфинур Александрова. Укучылар бәйрәмгә матур җырлар һәм биюләр, кызыклы шигырьләр әзерләгәннәр. Кунакка "Әлифба", "Әдәби уку", Кызыл калфак та килгән...

Беренче "А" сыйныфында укучылар бүген "Әлифба" бәйрәмен үткәрделәр. "Барлык укучылар да хәреф таный, саный, укый белә. Рәхмәт әти-әниләргә. Бу - безнең барыбызның да уртак тырышлыгы", - дип, сөенечен белдерде сыйныф җитәкчесе Әлфинур Александрова. Укучылар бәйрәмгә матур җырлар һәм биюләр, кызыклы шигырьләр әзерләгәннәр. Кунакка "Әлифба", "Әдәби уку", Кызыл калфак та килгән иде. Аларның да биремнәрен тиз чиштеләр тапкырлар. Шунысына таң калдык: бу сыйныфта барлык укучы да сәләтле. Бәйрәмдә сыйныфта үткәрелгән бәйгегә дә йомгак ясалды, мактау грамоталары тапшырылды. Мәктәпнең укыту буенча директор урынбасары Гөлназ Гатина, озынайтылган группа тәрбиячесе Фирая Фәтхуллина, әти-әниләр дә балаларны тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев