САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбендә "Минем яраткан хәрефем" бәйрәме узды

Сарман урта мәктәбенең 1 А сыйныфында бүген кунакка килгән хәрефләрне хөрмәтләү бәйрәме узды. Әле күптән түгел генә укучылар янында саннар да кунак булып киткәннәр иде. Сыйныф җитәкчесе Әлфинур Александрованың фантазиясенә аларның бәйрәмнәрендә катнашкан саен гаҗәпләнеп кайтам. Алар озынайтылган көн группасы тәрбиячесе Фирая Фәтхуллина белән укучыларның укуга булган мәхәббәтләрен арттыру максатыннан...

Сарман урта мәктәбенең 1 А сыйныфында бүген кунакка килгән хәрефләрне хөрмәтләү бәйрәме узды. Әле күптән түгел генә укучылар янында саннар да кунак булып киткәннәр иде. Сыйныф җитәкчесе Әлфинур Александрованың фантазиясенә аларның бәйрәмнәрендә катнашкан саен гаҗәпләнеп кайтам. Алар озынайтылган көн группасы тәрбиячесе Фирая Фәтхуллина белән укучыларның укуга булган мәхәббәтләрен арттыру максатыннан төрле-төрле бәйгеләр, кичәләр оештырып кына торалар. Бу юлы да һәрбер укучы үзенең яраткан хәрефе турында төрле кызыклы мәгълүмат туплап, шуны бәйрәмгә килгән әти-әниләр, укытучылар каршында тәкъдир итте. Сайланган хәреф катнашында табышмаклар, тизәйткечләр әйтештеләр, шигырьләр укыдылар, хикәяләр сөйләделәр. Байбулат Уразаев матур слайд төзегән. Илкам Сәлимгәрәев математик проектын яклады. Диләрә, Айза, Регина, Илһамнар хәрефләрен матур күлмәкләр "кидертеп" бизәгәннәр иде. Низамова Ләйлә "В" хәрефенә башланган чәчәкне үз куллары белән пластик материаллардан ясаган. Гомумән, барлык укучылар да бик матур чыгыш ясадылар. Аларның барысына да Дипломнар тапшырылды.

Шулай ук укыгыз:

Сарман урта мәктәбендә "Әлифба" бәйрәме үтте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев