САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбендә әфганчыларның әниләре белән очраштылар

Сарман урта мәктәбендә, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, Әфганстанда хезмәт иткән һәм батырларча һәлак булган Садыйков Илшатның әнисе Вәсилә апа белән очрашу булды.

Әфганстан сугышы турында документаль фильм караганнан соң, Вәсилә апа Илшат ның балачагы, мәктәп тормышы, армия сафларына алынуы ,Әфганстанда хезмәт итүе һәм сугыш кырында батырларча һәлак булуы турында сөйләде. Очрашу ахырында Вәсилә апа укучыларга “Көннәребез тыныч, күкләребез аяз булып, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде” дигән изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев