САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман урта мәктәбендә - “Бергә без көчле” хәйрия ярминкәсе

Сарман урта мәктәбе укучылары янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузарга әзерләр.

Дүшәмбе көнне алар, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан һәм “Ныклы гаилә” федераль партия программасы кысаларында “Игелек” хәйрия ярминкәсен үткәрделәр. Анда һәр сыйныфның кул эшләре, киң ассортиментта милли ризыклар тәкъдим ителгән үз өстәле бар иде. 
– Инвалидлар ункөнлеге әйләнә-тирәбездә аерым игътибарга һәм җылылыкка мохтаҗ кешеләр барлыгы турында тагын бер кат искәртү булып тора. Аларга һәртөрле ярдәм әһәмиятле. Бүгенге көндә ярминкәдән кергән акчаны үз мәктәбебезнең 8 класс укучысы Асия Азихановага һәм 2 класс укучысы Артем Еливановка бүлеп бирдек, – диде мәктәп директоры Гөлназ Сабирҗанова. 
Игътибардан һәм күрсәтелгән матди ярдәмнән балалар да, әти – әниләр дә рәхмәтле калдылар. 
Гөләндәм Хәлиуллина язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев