САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Гомәр Гыйздәтовны искә алдылар

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә, якташларыбызның сугыш чорында күрсәткән батырлыкларын, язмышларын ачыклау максатыннан, музей хезмәткәрләре Сарман урта мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашу уздырдылар. Әлеге чарада сүз Сарман районы Югары Чыршылы авылында туып-үскән Гыйздәтов Гомәр абый турында барды. Гомәр ага сугышка кадәр күмәк хуҗалыкта тракторда эшләгән. Сугыш башлангач,...

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә, якташларыбызның сугыш чорында күрсәткән батырлыкларын, язмышларын ачыклау максатыннан, музей хезмәткәрләре Сарман урта мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашу уздырдылар. Әлеге чарада сүз Сарман районы Югары Чыршылы авылында туып-үскән Гыйздәтов Гомәр абый турында барды.

Гомәр ага сугышка кадәр күмәк хуҗалыкта тракторда эшләгән. Сугыш башлангач, фронтка киткән. Анда эзтабар булган. Озын сугыш юлы үтеп, батырлыгы өчен "Сталинградны яклаган өчен" медале белән бүләкләнгән. Сугыш тәмамланганда Праганы азат итүдә дә катнашкан. 1945 нче елда Җиңүгә керткән зур өлеше өчен "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән. Бәхеткә каршы, Гомәр агага сугыштан исән кайтырга насыйп була. Сугыштан соң ул колхоз рәисе булып эшли, аннан Урал якларына китеп, шахтада хезмәт куя. 1984 нче елда вафат була.

Укучылар зур кызыксыну белән батыр якташыбыз турындагы истәлекләрне тыңладылар. Зур горурлык һәм дулкынлану белән тыңлап утыручы 9 нчы "А" сыйныфы укучысы Миләүшә Ибраһимова булгандыр, мөгаен. Гыйздәтов Гомәр ага - Миләүшәнең карт бабасы икән бит! Укучылар белән очрашуга шулай ук Гомәр бабайның оныгы да (Миләүшәнең әнисе -Эльмира Ибраһимова) килгән иде. Ул укучыларны батыр сугышчының яу кырыннан исән чыккан документлары, төрле елларда бирелгән медальләре белән таныштырды, бабасы белән бәйле вакыйгалар турында сөйләде. Соңыннан район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кәшипова оныкларына архивтан эзләп табылган "Батырлык өчен" медаленең "Бүләкләү кәгазе"н тапшырды. Әлеге очрашу укучыларга сугышта катнашкан әби-бабаларын, туганнарын барларга, онытмаска, үткәннәребезне хәтердән чыгармаска кирәклеген төшендерде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X