САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман урта мәктәбен 50 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашты

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, сентябрьнең бере җиткәнен… Кем генә ун ел буе таптаган мәктәп сукмакларын сагынмый, мәктәп елларын искә алмый икән?! Мин дә гомерем буе сагынып, әгәр шундый мөмкинлек булса, яңадан парта артына утыру теләге белән янып яшәдем. Уку теләгем көчле булгач, 2005 елда мәчеткә укырга йөреп, гарәп теле өйрәнә...

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, сентябрьнең бере җиткәнен… Кем генә ун ел буе таптаган мәктәп сукмакларын сагынмый, мәктәп елларын искә алмый икән?!

Мин дә гомерем буе сагынып, әгәр шундый мөмкинлек булса, яңадан парта артына утыру теләге белән янып яшәдем. Уку теләгем көчле булгач, 2005 елда мәчеткә укырга йөреп, гарәп теле өйрәнә башладым, догалар, намаз тәртипләрен өйрәндем. Аллаһы Тәгалә гамәлләребезне кабул кылсын, булган тормышыбызга шөкерана итеп яшәргә насыйп итсен.

Ә безнең мәктәп белән хушлашуыбызга илле ел вакыт үтеп киткән инде. Уйлап карасаң, бик зур вакыт аралыгы. Ә ничек тиз узган ул! Сарман урта мәктәбен 1966 елда тәмамлаган сыйныфташлар 3 июньдә очрашырга булдык һәм кырык биш сыйныфташ бергә җыелдык. Бу очрашу бик дулкынландыргыч булды. Ул елны мәктәптә ике чыгарылыш - унынчы һәм унберенче сыйныфлар булды. Унынчы сыйныфлар - дүрт, унберенчеләр өч иде. Унынчыларның дуслыгы ныграк идеме, биш ел саен очрашып тордык. Бу очрашуыбыз җиденчесе булды.

Без бу көнне бик бәхетле дә идек. Ә бит бу көнне күрә алмаган - бик яшьли ахирәт дөньясына күчкән сыйныфташларыбыз да бар. Аларны, безне укыткан мөгаллимнәрне искә алдык, аларның рухларына багышлап, сыйныфташыбыз - Чукмарлы авылы егете Зәйнуллин Таһир Коръән укыды, дога кылдык. Урыннары оҗмахта булсын, тыныч йокласыннар.

Бүгенге көндә исән-сау булган укытучыларыбызга сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Безгә ныклы белем биргәннәре өчен рәхмәт, алар безнең күңелләрдә мәңге сакланырлар.

Без бит үзебез дә 70 яшькә якынлашабыз инде. Әле бик матурлар барыбыз да, алга таба да шулай яшәргә язсын. Кайсыберләребез илле ел күрешмәгән булган икән. Алар белән сөйләшеп, яңадан танышкандай булдык. Бер-беребезнең хәлен белеп, очрашып яшик әле. Бу очрашуны оештырган сыйныфташларга зур рәхмәт. Алда күрешүләр күп насыйп булсын әле.

Тәбрия Зрипова-Заһирова, Илексаз авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев