САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман урта мәктәбе укытучысы Гүзәл Нурлыгаянова "Компьютер һәм бала" мәсьәләсенә кагылышлы киңәшләр бирә

Компь­ю­тер дош­ман­га әй­лән­мә­сен Мон­нан ал­да­гы бу­ын­нар ки­тап укып үс­сә, хә­зер­ге яшүс­мер­ләр мәгъ­лү­мат­ны компь­ю­тер, те­ле­ви­зор­дан гы­на ала. Тор­мы­шы­быз­ны алар­дан баш­ка күз ал­ды­на ки­те­рү дә кы­ен. Тик компь­ю­тер­ның яр­дәм­че­без­гә яки дош­ма­ны­быз­га әве­ре­лүе ба­ры тик үзе­без­дән ге­нә то­ра. Сер тү­гел, бү­ген­ге ба­ла­лар компь­ю­тер уен­на­ры, за­ман­ча мульт­фильм­нар бе­лән бик күп ма­вы­га. Пси­хо­лог­лар һәм та­биб­лар...

Компь­ю­тер дош­ман­га әй­лән­мә­сен

Мон­нан ал­да­гы бу­ын­нар ки­тап укып үс­сә, хә­зер­ге яшүс­мер­ләр мәгъ­лү­мат­ны компь­ю­тер, те­ле­ви­зор­дан гы­на ала. Тор­мы­шы­быз­ны алар­дан баш­ка күз ал­ды­на ки­те­рү дә кы­ен. Тик компь­ю­тер­ның яр­дәм­че­без­гә яки дош­ма­ны­быз­га әве­ре­лүе ба­ры тик үзе­без­дән ге­нә то­ра. Сер тү­гел, бү­ген­ге ба­ла­лар компь­ю­тер уен­на­ры, за­ман­ча мульт­фильм­нар бе­лән бик күп ма­вы­га. Пси­хо­лог­лар һәм та­биб­лар алар­га кар­шы чы­га. Мин үзем, һич­шик­сез, компь­ю­тер уен­на­ры­на, за­ман­ча мульт­фильм­нар­га уңай ка­раш­та. Лә­кин ча­ма хи­сен оны­тып бе­тер­мәс­кә ки­рәк. Алар ба­ла­ны үс­те­рер­гә һәм тәр­би­я­ләр­гә, аның ин­тел­лек­ты­на зы­ян ки­тер­мәс­кә ти­еш.

Бил­ге­ле, компь­ю­тер бе­лән уй­на­ган­да, ба­ла­ның фи­кер­ләү, го­му­ми­ләш­те­рү сә­лә­те үсә, хә­те­ре һәм игъ­ти­ба­ры ях­шы­ра. Һәр ата-ана ди­яр­лек ба­ла­ны дә­рес әзер­ләү өчен өс­тәл яны­на утыр­ту­ның ни­ка­дәр кы­ен икә­нен бе­лә. Компь­ю­тер­да исә ба­ла бик те­ләп шө­гыль­лә­нә. Ул ба­ла­ны җә­леп итеп то­ра. Шу­ңа кү­рә компь­ю­тер­да уй­нау­ны ул дә­рес әзер­ләү дип ка­бул ит­ми. Бе­лем­не ны­гы­ту һәм ка­мил­ләш­те­рү өчен, би­хи­сап тре­нажёр-уен­нар да бар.

Реклама

Ти­еш­ле кү­ләм­дә кул­лан­ма­саң, һәр да­ру агу­га әве­ре­лә бит. Ба­ла­лар бу шө­гыль бе­лән тиз ма­вы­гып ки­тә. Кеч­ке­нә ге­нә авыр­лык­ка оч­ра­са да, алар эш­не ахы­ры­на җит­кер­ми­чә таш­лый­лар, на­чар укый­лар, иҗат бе­лән кы­зык­сын­мый­лар. Чөн­ки компь­ю­тер чын­бар­лык­тан ки­тү, үзең­не җи­ңү­че дип хис итү мөм­кин­ле­ге би­рә. Шу­ңа кү­рә ата-ана­лар­га бер­ни­чә ки­ңәш би­рә­сем ки­лә. Ба­ла­га бү­ләк итеп компь­ю­тер са­тып ал­ма­гыз, ул га­и­лә мил­ке бу­лып исәп­лән­сен. Компь­ю­тер­да көн­гә ике сә­гать ке­нә уй­нар­га рөх­сәт ите­гез, ба­ла­га компь­ю­тер ар­тын­да озак уты­ру­ның сә­ла­мәт­лек өчен кур­кы­ныч бу­лу­ын аң­ла­ты­гыз. Ба­ла­гыз бе­лән бер­гә мульт­фильм­нар ка­ра­гыз, әң­гә­мә оеш­ты­ры­гыз, аны нин­ди дә бул­са спорт сек­ци­я­се­нә йөр­те­гез. Уку­дан буш ва­кы­тын­да ул фай­да­лы һәм кы­зык­лы эш бе­лән шө­гыль­лән­сен.

Га­и­лә­дә һәр ба­ла­ның үз ва­зи­фа­сы бу­лыр­га ти­еш. Мульт­фильм пер­со­наж­ла­ры аңа әй­лә­нә-ти­рә­не та­нып бе­лү­нең төр­ле ысул­ла­рын өй­рә­тә. Алар­дан кү­реп, ба­ла нәр­сә на­чар, нәр­сә ях­шы икән­ле­ген өй­рә­нә. Мульт­фильм­да бар­ган ва­кый­га­лар аның уй­лау, кү­зал­лау сә­лә­тен арт­ты­ра, фан­та­зи­я­сен ба­е­та. Ди­мәк, мульт­фильм ба­ла тәр­би­я­ләү ча­ра­сы бу­лып то­ра. Элек ке­нә ул һәр­бер мульт­фильм­ны те­ле­ви­зор эк­ра­ны­на җит­ди тик­ше­рү­дән соң гы­на чы­гар­ган­нар. Ә бү­ген со­вет мульт­фильм­на­ры ин­де ис­кер­гән са­на­ла. За­ман­ча­ла­ры­ның исә ба­ры­сы да ба­ла­га уңай йо­гын­ты яса­мый, алар­ның кай­бер­лә­ре аг­рес­сия, бәй­ле­лек бар­лык­ка ки­те­рә. Тәр­би­я­ви күз­лек­тән ка­ра­ган­да, мин үз ба­ла­ла­ры­ма "Сме­ша­рики", "Лун­тик", "Ма­ша и мед­ведь", "Фик­си­ки" мульт­фильм­на­рын ка­рар­га тәкъ­дим итәм. "Ма­да­гас­кар", "Клуб Винкс", "Шрэк", "Том и Дже­рри" мульт­фильм­на­ры­ның тәр­би­я­ви әһә­ми­я­тен тап­мыйм. Иң ях­шы тәр­бия би­рү­че мульт­фильм­нар - со­вет мульт­фильм­на­ры. Алар ба­ла­ны га­дел, туг­ры, якын­на­ры­на ка­ра­та мәр­хә­мәт­ле бу­лыр­га өй­рә­тә. Ба­ла төр­ле тай­пы­лыш­лар­га һәм шик­лә­нү­ләр­гә төш­мә­сен өчен, ата-ана­ның кү­зә­тү­ен, ба­ла ту­рын­да кай­гыр­ту­ын бул­ды­ру шарт. Ба­ла ту­рын­да кай­гыр­ту аңа сиз­дер­ми­чә баш­ка­ры­лыр­га ти­еш. Әти-әни­ләр, без ба­ла­лар­ның үз фи­ке­ре бул­ма­ган фай­да­сыз зат­ка әве­ре­лү­е­нә юл куй­мыйк.

Гү­зәл Нур­лы­га­я­но­ва, Сар­ман ур­та мәк­тә­бе­нең баш­лан­гыч сый­ныф­лар укы­ту­чы­сы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X