САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман урта мәктәбе укучылары «Яшь юл хәрәкәте инспекторлары» сафына алындылар

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары безнең районда инде 20 гасырның 90 нчы елларыннан ук үз эшчәнлеген алып бара. Алар ЮХИДИ белән берлектә рейдларга чыгалар, агитбригадалар чыгышлары белән мәктәп укучылары каршында чыгышлар ясыйлар, яшь кагыйдә бозучыларны ачыклыйлар. 25 январьдә яшь инспекторлар хәрәкәтенә (ЮИД) дүртенче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә багышлау булды.

Балалар юл йөрү кагыйдәләре турында җырлар һәм шигырьләр әзерләделәр, табышмаклар чиштеләр һәм ант иттеләр. Бәйрәмдә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман районы бүлекчәсе начальнигы Ситдикова Алсу Разиновна һәм Сарман районы ЮХИДИ бүлегенең административ практика инспекторы Радик Сәлимов  катнашты, аларны котлап значоклар , таныклыклар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Алар тантаналы рәвештә юл кагыйдәләрен һәрвакыт белергә, ЮХИДИ инспекторларына яшь кагыйдә бозучыларны ачыклауда һәрвакыт ярдәм итәргә ант иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев