САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман урта мәктәбе укучысы бокс ярышларында җиңде

22-24 но­ябрь көн­нә­рен­дә Җә­лил бис­тә­сен­дә Та­тарс­тан­да нефть чы­га­ры­ла баш­лау­ның 70 ел­лы­гы­на ба­гыш­лап, бокс ярыш­ла­ры үт­те. Ан­да Та­тарс­тан­ның, Баш­кортс­тан­ның төр­ле шә­һәр­лә­рен­нән 147 спорт­чы кат­наш­ты. Сар­ман­да эш­ләп ки­лү­че бокс сек­ци­я­сен­дә тре­нер, СССР­ның спорт ос­та­сы Ар­тур Ма­ну­кян кул ас­тын­да шө­гыль­лә­нү­че дүрт үс­мер дә әле­ге ярыш­лар­да уңыш­лы чы­гыш яса­ды­лар. Сар­ман гим­на­зи­я­се уку­чы­ла­ры Ал­маз Сө­ләй­ма­нов,...

22-24 но­ябрь көн­нә­рен­дә Җә­лил бис­тә­сен­дә Та­тарс­тан­да нефть чы­га­ры­ла баш­лау­ның 70 ел­лы­гы­на ба­гыш­лап, бокс ярыш­ла­ры үт­те. Ан­да Та­тарс­тан­ның, Баш­кортс­тан­ның төр­ле шә­һәр­лә­рен­нән 147 спорт­чы кат­наш­ты. Сар­ман­да эш­ләп ки­лү­че бокс сек­ци­я­сен­дә тре­нер, СССР­ның спорт ос­та­сы Ар­тур Ма­ну­кян кул ас­тын­да шө­гыль­лә­нү­че дүрт үс­мер дә әле­ге ярыш­лар­да уңыш­лы чы­гыш яса­ды­лар. Сар­ман гим­на­зи­я­се уку­чы­ла­ры Ал­маз Сө­ләй­ма­нов, Рөс­тәм Ха­ри­сов, Әл­мәт мәк­тә­бе уку­чы­сы Ил­фат Хөс­нул­лин­ның төр­ле бәй­ге­ләр­дә фи­нал­га чык­ка­нна­ры, чем­пи­он бул­ган­на­ры бар иде. Бу юлы алар өчен­че приз­лы урын­нар­ны ал­ды­лар. Сар­ман ур­та мәк­тә­бе­нең 6 сый­ны­ф уку­чы­сы Ди­нар Зи­ат­ди­нов исә 2002-2003 ел­гы үс­мер­ләр ара­сын­да, 34 ки­лог­рамм­га ка­дәр­ге үл­чәү авыр­лы­гын­да, Ка­зан, Әл­мәт шә­һәр­лә­рен­нән бул­ган көч­ле көн­дәш­лә­рен дә җи­ңеп, пь­е­дес­тал­ның бе­рен­че бас­кы­чы­на кү­тә­рел­де. Аңа ку­бок, ме­даль, Мак­тау кә­га­зе һәм ак­ча­ла­та бү­ләк тап­шы­рыл­ды.

- Сек­ци­я­гә йө­рү­че­ләр, яшь төр­кем­нә­ре­нә бү­ле­неп, ике­шәр сә­гать шө­гыль­лә­нә­ләр, - ди тре­нер­ла­ры Ар­тур Ма­ну­кян. - Алар уку­да да сы­нат­мый­лар. Кү­не­гү­ләр­гә йө­ри баш­ла­гач, уку­ла­ры ях­шы­ра да әле. Чөн­ки мин шун­дый та­ләп ку­ям: спорт бе­лән ма­вы­гу уку­га зы­ян сал­мас­ка ти­еш. Ан­нан, спорт алар­ның игъ­ти­бар­лы­лы­гын арт­ты­ра, җый­нак­лык­ка өй­рә­тә. Сек­ци­я­гә йө­рү­че­ләр ара­сын­да сә­ләт­ле­ләр бик күп, мин­дә си­гез кыз да шө­гыль­лә­нә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев