САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбе укучылары Зөбәер Әһелтдинов белән ачыктан-ачык сөйләштеләр

Сарман урта мәктәбендә узган чираттагы "Эшлекле сишәмбе"гә 9, 11 нче сыйныф укучылары белән "Ачыктан-ачык сөйләшү"гә Сарман аграр көллияте директоры Зөбәер Әһелтдинов килде. Ул безнең белән тормышында һәм эшендә уңышка ирешүенең серләре белән уртаклашты. Үз алдыңа куйган максатыңа ирешеп һәм дөрес юнәлеш табып яшәсәң генә тормышыңда канәгатьләнү табарга мөмкин. Хәзерге заманда...

Сарман урта мәктәбендә узган чираттагы "Эшлекле сишәмбе"гә 9, 11 нче сыйныф укучылары белән "Ачыктан-ачык сөйләшү"гә Сарман аграр көллияте директоры Зөбәер Әһелтдинов килде.

Ул безнең белән тормышында һәм эшендә уңышка ирешүенең серләре белән уртаклашты. Үз алдыңа куйган максатыңа ирешеп һәм дөрес юнәлеш табып яшәсәң генә тормышыңда канәгатьләнү табарга мөмкин.

Хәзерге заманда эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур. Ә көллият күп төрле һөнәрләргә өйрәнергә мөмкинлек бирә. Монда материаь-техник база да югары дәрәҗәдә..

Зөбәер Әһелтдинов үзең сайлаган һөнәрнең остасы булып ирешү өчен безне ныклы белем алырга, тырыш булырга өндәде.

"Үз хезмәтеңне яратып,күңел биреп башкарасың икән,ул арытмый, бары тик рухи күтәренкелек, ләззәт бирә",- диде ул үз чыгышында.

Очрашу барыбызга да ошады, без үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап алдык.

Альмир Әшрәфуллин, 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев