САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбе укучылары инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе белән очраштылар

Сарман урта мәктәбенә чираттагы "Эшлекле сишәмбе"нең 2017 елда беренче кунагы булып район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Айрат Гайфетдинов килде. Ул безгә яратып сайлаган һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына югары уку йортларына керер өчен мөһим булган сыйфатларны әйтеп үтте: үз алдыңа максат кую, шуңа ирешү өчен тырышу,...

Сарман урта мәктәбенә чираттагы "Эшлекле сишәмбе"нең 2017 елда беренче кунагы булып район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Айрат Гайфетдинов килде. Ул безгә яратып сайлаган һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына югары уку йортларына керер өчен мөһим булган сыйфатларны әйтеп үтте: үз алдыңа максат кую, шуңа ирешү өчен тырышу, үзеңә ышану, фикерләү сәләтеңне, ихтыяр көчеңне үстерү. Мәктәптә исә иң кирәклесе -укытыла торган фәннәрне яхшы үзләштерү икәнен ассызыклады.

Без Айрат Рифкать улына кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. Безнең сыйныфта да бу юнәлештә укырга теләүчеләр бар. Бүген белгеч белән очрашудан соң бу һөнәр үземне дә кызыктырды.

Ләйсән Сәлимова, 11 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев