САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман урта мәктәбе укучылары район музеенда төрле һөнәрләргә өйрәнделәр

Бүген без, Сарман урта мәктәбенең 4 нче "Б" сыйныфы укучылары, районыбызда эшләп килүче Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена "Балчык җыры" ("Песнь глины") мастер-классында катнашырга килдек. Музей директоры Дания апа Кәшипова балчык белән дөрес итеп эшләү серләренә өйрәтте. Аның иң яхшы пластик материал булуын, аннан нәрсә теләсәң, шуны...

Бүген без, Сарман урта мәктәбенең 4 нче "Б" сыйныфы укучылары, районыбызда эшләп килүче Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена "Балчык җыры" ("Песнь глины") мастер-классында катнашырга килдек. Музей директоры Дания апа Кәшипова балчык белән дөрес итеп эшләү серләренә өйрәтте. Аның иң яхшы пластик материал булуын, аннан нәрсә теләсәң, шуны ясап булуын сөйләде. Без анда балчыктан шкатулка, дога, җәнлекләр әвәләп ясарга өйрәндек. Балчыктан ясап, мичтә киптерелгән кыңгырауларны буяп, үзебез белән алып кайтып киттек.

Элеккеге кәсепләрне тергезү уңаеннан 2013 елда музей хезмәткәрләре проект төзеп, грант отканнар һәм шуның акчасына чүлмәк ясау түгәрәге, муфель (яндыру) миче булдырганнар. Менә шул түгәрәктә Гөлнара апа Нуртдинова безгә кувшин һәм башка савытлар ясарга өйрәтте.

Бүгенге мастер-класста без кечкенәләр өчен дә, зурлар өчен дә файдалы әйберләр белдек, күп нәрсәләргә өйрәндек.

Ильзира Зыятдинова, Сарман урта мәктәбенең 4 нче "Б" сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев