САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбе укытучысы Бөтенрәсәй бәйгесенең йомгаклау этабында катнашачак

3 нче февраль көнне Зәй районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбе» базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы узды.

Анда Актаныш, Зәй, Мөслим, Түбән Кама, Сарман районнарыннан муниципаль этабы сынауларын уңышлы үткән укытучылар катнашты. Әлеге конкурс ел саен иҗади эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларын ачыклау, аларга ярдәм итү, туган тел һәм әдәбият укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибә һәм һөнәри осталыкны тарату максатларында үткәрелә.

Бәйгенең беренче өлешендә алар жюри комиссиясенә татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән ачык дәресләр күрсәттеләр. Икенче өлешендә конкурсантлар үзләренең һөнәри осталыкларының отышлы һәм нәтиҗәле алымнары белән тәҗрибә уртаклаштылар. 

Бәйгедә район данын Сарман урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хатыйпова Гөлназ Рафис кызы яклады. Ул барлык конкурс сынауларын да уңышлы үтеп, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсен күрсәтте.

Барлык катнашучыларга «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023»конкурсында катнашу турында сертификатлар бирелде. Нәтиҗәләрне бәяләгәннән соң, югары баллар җыйган укытучылар конкурсның йомгаклау этабына чакырылачак. Гөлназ Рафис кызына уңышлар телибез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев