САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман урта мәктәбе укучылары әтиләре һөнәре белән кызыксыналар

Әтиләр көне уңаеннан бүген Сарман урта мәктәбенең 6 в сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Венера Хөсәенова һәм директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Гөлфинә Гәрәйшина җитәкчелегендә район судында булдылар, суд зданиесе, бүлмәләр белән таныштылар, “Герой белән очрашу” дигән дәрестә катнаштылар.

Район суды рәисе Ринат Хәйбрахманов укучыларга аларның хокуклары һәм бурычлары турында аңлатты, сорауларга җаваплар бирде. Соңыннан район суды рәисе ярдәмчесе Ландыш Фатыйхова алар өчен «Суд утырышы» дигән уен оештырды. Укучылар район суды судьясы, прокурор, суд секретаре, гаепләнүче, адвокат һәм шаһитлар ролендә булып карадылар, рольләрне зур кызыксыну белән башкардылар, очрашудан җылы тәэсирләр белән киттеләр.
Очрашуның максаты – әтиләр, аларның эш урыннары белән якыннанрак танышу, әтиләрнең һөнәрләре турында тагы да күбрәк мәгълүмат алу иде. Сыйныфта белем алучы Ирада – очрашу герое Ринат Рәсим улының кызы.
–    Мин әтиемне яратам һәм аның белән горурланам, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев