САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбе 9 укучысына фатиха бирде

Бүген район мәдәният йортында Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе укучыларының чыгарылыш кичәсе узды.

2 егет hәм 7 кыз кулларына урта белем документы алдылар. Мәктәп директоры Раушания Сәетгәрәева аларга, изге теләкләрен җиткереп, аттестат тапшырды. Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт hәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов, Сарман матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова, мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова, әти-әниләр укучыларга хәерле юл, уңыш юлдаш булуын теләделәр. Кызлар-егетләр рәхмәт сүзләрен җыр-биюләре аша җиткерделәр, сыйныф җитәкчесе Гөлназ Хатыйповага, әниләренә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев