САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман укытучысы Бөтенрәсәй форумында катнашачак

Агымдагы елның 22-23 октябрь көннәрендә Мәскәүдә II Бөтенрәсәй сыйныф җитәкчеләре форумы узачак.

Форумга бөтен илдән 64 мең педагог гариза биргән,. Шуларның 1300е генә конкурс сынаулары аша уңышлы узганнар һәм бәйгенең финалына чакыру алганнар. Татарстаннан да форумга 25 педагог барачак. Араларында Сарман урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гүзәл Зәки кызы Ханнанова да бар.
- Әлеге форум хакында Интернет челтәреннән белдем һәм үземне сынап карарга булдым. Үткән ел да Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумына гариза җибәргән идем, әмма сайлап алу этабыннан үтә алмадым. Быел электрон почта аша хат алдым. Анда II Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы узачагы һәм катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлавы хакында хәбәр ителгән иде. Гариза тутырып, янә катнашырга исәпләдем. Апрель аенда форумның беренче этабында педагогика мәсьәләләре буенча тест булды. Май аенда икенче этабын үттек. Биремнәрдә педагогик ситуацияләрдән чыгу юлларын аңлатырга кирәк булды. Өченче этап – видео рәвешендә визитка иде, ул июнь аенда узды. “Бу форумга ни өчен мин барырга тиеш?” - дигән сорауга видеоформатта җавап бирергә кирәк иде. Шуннан нәтиҗәләрне көтәсе генә калды. Әлбәттә, дулкынландым. Август аенда сайлап алу этабын үтүем һәм форумга чакырылуым хакында хәбәр килде, - дип, ни рәвешле форумга бару хокукына ия булуын сөйләде мөгаллим.
Без Гүзәл Зәкиевнага алга таба да уңыш юлдаш булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев