САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман укучылары республика проектында җиңү яуладылар 

Кичә, 15 майда, Сарман балалар сәнгать мәктәбендә “Укучының мәдәни көндәлеге” республика мәдәни-мәгариф проектына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде.


2017-2018 уку елы дәвамында укучылар сыйныф яки әти-әниләре белән мәдәният учреждениеләрендә төрле мәдәни чараларда булдылар, китапханә, музей һәм башка шундый урыннарда алган тәсирләрен көндәлекләренә язып бардылар. Көндәлекләрен матур итеп тутырдылар, биремнәр эшләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр, фотолар куйдылар, укыган китаплары турында фикерләрен яздылар, рәсемнәр ясадылар. Уку елы башында балаларны югарыда телгә алынган проект белән таныштыручы әкият пиратлары мәдәният учреждениеләрендә алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Балалар белән биеделәр, җырладылар, уйнадылар, укучылар аларның сорауларына җаваплар бирделәр. Район үзәк балалар китапханәсе методисты Фәүзия Язкаровна акциядә катнашучыларга, аларның әти-әниләренә, остазларына рәхмәт белдерде. 
“Иң яхшы укучы көндәлеге” номинациясендә районнан дүрт укучы җиңү яулады. Болар – Аяз Шакиров, Җәлил икенче мәктәбенең 1 “А” сыйныфы укучысы; Ралина Шакирова, Сарман гимназиясенең 2 “А” укучысы; Радомир Брызгалов, Сарман гимназиясенең 3 “А” сыйныфы укучысы; Әлфиназ Бәдертдинова, Сарман урта мәктәбенең 4 “Б” сыйныф укучысы. Ә “Иң культуралы әти-әни” номинациясендә Роза Гайфуллина җиңде. Алар “Әкият” Казан дәүләт курчак театрында үткәреләчәк җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X