САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман укучылары мультфильм эшләүдә катнаша

​​​​​​​Республикада менә икенче ел инде “Татарстан чоры” (Век Татарстана) халык проекты  тормышка ашырыла.

 

Аны Татарстан иҗтимагый палатасы һәм “Татармультфильм” берләшмәсе  оештыра. Республика мәктәпләренең беренчедән алып сигезенче классака кадәр булган укучылары өчен  “Век Татарстана -2” халык мультфильмы соавторы булу  һәм бөтендөнья кинематографы тарихына керү өчен уникаль мөмкинлек булдырылган. Узган ел анда  30 меңнән артык укучы үзе иҗат иткән шигырь,  рәсем белән  катнашты. Шул да билгеле булсын, проект Татарстан Президентының “ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү” турындагы Указы нигезендә тормышка ашырыла. Проект кысаларында республика мәктәпләрендә очрашулар була. Шундый очрашуның берсе Җәлил сәнгать мәктәбендә үтте. “Татармультфильм” берләшмәсе рәссам-аниматорлары иң элек проектның шартлары белән таныштырдылар, Татарстан тарихы турында кыска метражлы фильм күрсәттеләр. Аның барышында Татарстан тарихы белән бәйле сорауларга әңгәмә дә үтте. Аннан укучылар мультфильм эшләүнең алымнары белән таныштылар. Узган елгы проектта катнашучылар  анимация буенча булган масстер-класста районның гербы, аның элементларын эшләгән булсалар ( җиңүчеләрнең эшләре “Герб-безнең район символы” һәм “Минем районымның гербы” дип исемләнгән мультфильм составына да кертелгән), быел тарихи урыннары, гореф-гадәтләренә бәйле рәсемнәр иҗат ителде.  Моннан тыш, Җәлил сәнгать мәктәбе укучылары Индира Марданова, Эльвина Төхбатуллина, Вероника Васильева үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Оештыручылар әйтүенчә, “Век Татарстана” мультфильмы 26 минутлык булачак. Анда һәр районга 30 секунд вакыт бирелә, бу вакыт аралыгына 12 рәсем урнаштыру мөмкинлеге булдырылган. Әлеге чара хакында тулырак – “Сарман” газетасының алдагы саннарында.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X