САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман укучылары экологик бәйгедә җиңү яуладылар

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы видеорежимда уздырылды.

“Экология – балалар карашы” милли проекты” республика бәйгесендә катнашып, Сарман гимназиясе укучысы Хәлим Сабуров (укытучысы – Нурия Гыйльфанова) “Без чиста Татарстан яклы” (”Мы за чистый Татарстан”) рәсем номинациясендә җиңү яулады. Сарман урта мәктәбе укучысы Гөлия Хәлиуллина (укытучысы – Лүзия Хаҗиева) “Су – тормыш чыганагы“ (”Вода – источник жизни”) рәсем номинациясендә тамашачылар призына лаек булды. Моннан тыш, бәйгедә актив катнашкан өчен, районга “Бокси” батареяларын җыю өчен контейнер да җибәреләчәк. Бәйге “Бердәм Россия” сәяси партиясе теләктәшлеге белән үткәрелде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы видеорежимда уздырылды.
- Без һәр катнашкан укучыга рәхмәтле. Республикабызның киләчәге ышанычлы кулларда икәненә шигебез юк. Туган авылын, яшәгән җирен яраткан бала аның табигатенә зыян салырга сәләтле булмый, - диде киңәшмәне алып барган ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, милли проектларны тормышка ашыру һәм мәгълүмат җиткерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Татьяна Ларионова.
Казан мәктәпләре җиңүчеләрен - оештыручылар, ә урыннарда әлеге вәкаләткә ия җитәкчеләр тәбрикләделәр. Хәлим белән Гөлиягә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Шунысы да әһәмиятле: Хәлим ясаган рәсем киләчәктә республика проектының эмблемасына әверелергә мөмкин.

 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев