САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

«Сарман таңнары» Сөлекне гөрләтте

Кичә – 22 февраль көнне Рәйханә Мирсәетова җитәкчелегендә район үзәгендә эшләп килүче «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсе коллективы Сөлек авылында булды, халыкка зур концерт программасы тәкъдим итте.

Аны бик зәвыклы һәм эчтәлекле итеп Фирдания Гәрәйханова алып барды. Сөлек авылы халкы гармунчылар һәм җырчылар Булат Шәймәрданов, Илшат Шәйгалләмов, җырчылар Вәзимә Сафина, Нәфисә Солтангәрәева, Ралина Мостафина, Альбира Шәрифуллина, биюче Зәмирә Гәрәйханова, нәфис сүз осталары Роза Шәйгарданова, Булат Шәймәрданов, автор-башкаручы Зөлфия Шәрипова, җырчы һәм оста оештыручы Рәйханә Мирсәетова һәм башкаларның чыгышларын яратып карады. Концерт барышында кызыклы уеннар оештырылды. Сөлек авылы мәдәният йорты директоры Раушания Даутова, Дания апа Садриева бирләшмә коллективына зур рәхмәт белдерделәр, киләчәктә дә иҗат уңышлары теләделәр, кабат килүләрен сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев