САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман студентлары бәйрәмгә әзерләнә

25 гыйнвар Россиядә Студентлар көне дип санала. Аның икенче исеме - Изге Татьяна көне. Халыкара Студентлар көне башка көнне - 17 ноябрьдә билгеләп үтелә. Ул нацизм нәтиҗәсендә вафат булган студентларны искә алу көне буларак билгеләнә. Россиядә студентлар көненең тарихы башкарак. Элегрәк ул Мәскәү университетының туган көне буларак билгеләнә, соңыннан -...

25 гыйнвар Россиядә Студентлар көне дип санала. Аның икенче исеме - Изге Татьяна көне. Халыкара Студентлар көне башка көнне - 17 ноябрьдә билгеләп үтелә. Ул нацизм нәтиҗәсендә вафат булган студентларны искә алу көне буларак билгеләнә.

Россиядә студентлар көненең тарихы башкарак. Элегрәк ул Мәскәү университетының туган көне буларак билгеләнә, соңыннан - барлык студентларның көне буларак, бөтен илгә тарала.

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң Татьяна көнен сирәк искә алалар. 1995 елда Мәскәү университеты янында Газапланучы Татьяна храмы ачылганннан соң гына әлеге бәйрәмгә яңадан җан керә. 2005 елның 25 гыйнварыннан ул "Россия студентлары көне" дип атала.

Бәйрәм студентларның кышкы сессиясе ахырына туры килә.

Аны мәктәпләрдә дә читләтеп узмыйлар: шул мәктәптә укыган студентлар белән укучыларның очрашулары уза. Әлеге очрашулар турында газетабызның 24 гыйнвар санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев