САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман студентлары имтиханны халыкара стандартлар нигезендә бирәләр

Татарстан Республикасында һөнәри белем бирү системасын үстерүгә зур игътибар бирелә.

 Моның өчен, югары квалификацияле кадрлар әзерләү буенча төбәк ресурс үзәкләре челтәрен булдыру максатыннан, 2014 елдан башлап республика хөкүмәте тарафыннан зур акчалар бүленә. Бүгенге көндә республикада шундый 25 үзәк бар. Моның белән беррәттән, ресурс үзәкләрен һәм һөнәри белем бирү системасын үстерүнең төп шарты булып һөнәри белем бирү сыйфатына – студентларның әзерлек дәрәҗәсенә, аларның халыкара һәм илебезнең хезмәт базарында конкуренциягә сәләтлелегенә бәйсез объектив бәя бирү тора. Бүгенге көндә мондый бәя бирүне гамәлгә ашыруның төп нигезе – Ворлдскиллс халыкара һөнәри осталык стандартлары. 
Хәзерге вакытта республиканың һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы студентлар нәкъ менә шул стандартлар нигезендә имтиханнар тапшыралар. Бүген, әйтик, Сарман аграр көллиятендә имтихан “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясе, ягъни профессиясе буенча уздырыла. Әлеге уку йортында алар 22 майдан 29 майга кадәр һәм 30 майдан 6 июньгә кадәр дәвам итәләр. 
Бу хакта тулырак язманы газетабызның киләсе санннарының берсендә укый аласыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X