САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман сәнгать мәктәбендә янгын-техник өйрәнүләр үтте

Бүген, 15 февраль көнне, районда янгын-техник өйрәнүләр үткәрелде. Район үзәгендәге 131 нче часть, Җәлил поселогындагы 32 нче часть һәм Нөркәйдәге аерым янгын посты хезмәткәрләре шартлы янгын чыкан урынга - Сарман сәнгать мәктәбенә тиешле вакытта килеп җиттеләр, "янгын"ны "сүндереп", зарарсызландырдылар. Мәктәп хезмәткәрләре эвакуацияләнде. "Зыян күрүчеләр"гә ашыгыч ярдәм машинасы чакырылды. Соңыннан өйрәнүләргә...

Бүген, 15 февраль көнне, районда янгын-техник өйрәнүләр үткәрелде. Район үзәгендәге 131 нче часть, Җәлил поселогындагы 32 нче часть һәм Нөркәйдәге аерым янгын посты хезмәткәрләре шартлы янгын чыкан урынга - Сарман сәнгать мәктәбенә тиешле вакытта килеп җиттеләр, "янгын"ны "сүндереп", зарарсызландырдылар. Мәктәп хезмәткәрләре эвакуацияләнде. "Зыян күрүчеләр"гә ашыгыч ярдәм машинасы чакырылды. Соңыннан өйрәнүләргә нәтиҗә ясалды.

Өйрәнүләрдә Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре дә катнаштылар һәм объект хезмәткәрләренең дөрес хәрәкәт итү-итмәвенә анализ ясадылар.

Районда мондый өйрәнүләр даими үткәрелә. Аларда авария хезмәтләренең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге, объект хезмәткәрләренең янгын вакытында дөрес хәрәкәт итү-итмәве тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев