САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман сәнгать мәктәбендә "Батырлык дәресе" уздырылды

Балалар сәнгать мәктәбендә Сарман беренче санлы мәктәбе, гимназия укучылары, аграр көллият студентлары өчен "Батырлык дәресе" уздырылды. Аны Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов үткәрде. Бу чара "Есть такая профессия - Родину защищать" акциясе кысаларында узды. Очрашу шулай ук 15 февральдә Әфганстаннан безнең гаскәрләр чыгарылуга 27...

Балалар сәнгать мәктәбендә Сарман беренче санлы мәктәбе, гимназия укучылары, аграр көллият студентлары өчен "Батырлык дәресе" уздырылды. Аны Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов үткәрде. Бу чара "Есть такая профессия - Родину защищать" акциясе кысаларында узды. Очрашу шулай ук 15 февральдә Әфганстаннан безнең гаскәрләр чыгарылуга 27 ел тулуга багышланган иде. Чарада Әфган сугышы ветераннары - отставкадагы полковник Рафаэль Газизуллин, өлкән прапорщик Атлас Әсмандияров, ДОСААФның район бүлеге җитәкчесе Фирдәвес Ганиев катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Очрашуны Дашгын Гасанов ачып җибәрде.

Аннан укучылар алдында Әфган сугышы ветераны Рафаэль Газизуллин чыгыш ясады. Ул Петровка б/к авылында яши. Рафаэль абый 1966 елдан1991 елга кадәр хәрби хезмәттә булган: Германия, Кырым, Сәмәркандта һәм башка күп урыннарда хезмәт иткән. Хәрби антны Брест крепостендә кабул иткән. 1981-1983 елларда Әфганстанда хезмәт иткән. Ул үзенең хәтирәләре, уй-кичерешләре белән уртаклашты.

Атлас Әсмәндияров үзенең армиядә чик саклау гаскәрләрендә хезмәт итүе, аннан хәрби комиссариатта эшләве турында сөйләде. Ә Әфганстанда ул сугыш кирәк-яраклары өчен йөкләр озату, каршы алу буенча сак гаскәрләрендә 2 ел хезмәт иткән. Аннары яңадан Татарстанга хәрби комиссариатта эшләргә кайткан. 25 еллык хәрби стаж белән 45 яшьтә лаеклы ялга чыккан.

Хәрби комиссариат җитәкчесе укучылар һәм студентларга мәктәпне тәмамлагач, егетләрнең армия сафларында хезмәт итәргә барырга тиешлекләрен билгеләп үтте. Ул: "Сезгә хәрби уку йортларына укырга керү мөмкинлеге дә бар. Комиссариатка килегез, юллама бирербез, -диде. - Россиядә 35 хәрби уку йорты бар, ир-егетләребез илне сакларга бурычлы". Аннан Дашгын Гаджиевич Әфган сугышы турында сөйләде: "Әфган сугышы еллар кочагына күмелә бара. Ул ХХ гасырның иң озакка сузылган, канкойгыч, трагик сугышларының берсе булды. Быел Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 27 ел тулды. Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман "Әфганстан" сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, беркемгә дә кирәк булмаган бу сугышта интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләрәбезнең яраларын кузгата". Аннары Әфган сугышында батырларча һәлак булган солдатларны 1 минутлык тынлык белән искә алдык. Хәрби комиссар аларны исемләп атап чыкты.

Очрашу ахырында Дашгын Гасанов Әфганстанда хәрби хезмәт узган күп кенә якташларыбызның безнең арада яшәүләрен, тырышып хезмәт куюларын билгеләп үтте.

Сугышта катнашучылар гына түгел, без дә, киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Илдә тыныч булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын. Җир йөзендә беркайчан да сугыш кабатланмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев