САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман сәнгать мәктәбе зур бәйге уздырды

7 нче апрель көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан зур бәйге уздырды. Регионара, республика конкурсларында катнашмаган балалар сугыш темасына җыр, бию, нәфис сүз номинацияләрендә үзара көч сынаштылар. Икенче көнне бу бәйгенең гала-концерты булды. Концертка коточкыч сугышның үзе белән күзгә-күз очрашкан ветераннар - Сарманнан Нәкыя апа Фарукшина...

7 нче апрель көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан зур бәйге уздырды. Регионара, республика конкурсларында катнашмаган балалар сугыш темасына җыр, бию, нәфис сүз номинацияләрендә үзара көч сынаштылар. Икенче көнне бу бәйгенең гала-концерты булды. Концертка коточкыч сугышның үзе белән күзгә-күз очрашкан ветераннар - Сарманнан Нәкыя апа Фарукшина белән Петровка Завод авылыннан Мөхәррәм абый Фәйзуллин да чакырылган иде. Яшьли сугыш кырларына китеп, Җиңү яулап туган якларына кайту бәхете насыйп булган хөрмәтле ветераннарга балалар үзләренең иң матур сәнгать әсәрләрен бүләк иттеләр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Һәркемнең теләк бер иде: балалар язмышында ятимлекләр кабатланмасын, әти-әни кочагында иркәләнеп, бәхетле булып, җырлап-биеп яшәүләр насыйп булсын.

Расиха Хәмидуллина, Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев