САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Әлмәттәге семинар-курсларда Рәхмәт хатына лаек булды

Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында эшләп килүче балалар музыка мәктәпләрендә белем бирүче вокал дәресләре укытучыларының квалификация күтәрү семинар-курслары үтте. Анда катнашучылар, гомумбелем бирү программасын тормышка ашыру кысаларында, вокал белән шөгыльләнүче балаларда музыкаль тавыш кую үзенчәлекләре хакында сөйләштеләр. Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Рәйсә Фәретдинова "Сарман сәнгать мәктәбенең...

Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында эшләп килүче балалар музыка мәктәпләрендә белем бирүче вокал дәресләре укытучыларының квалификация күтәрү семинар-курслары үтте. Анда катнашучылар, гомумбелем бирү программасын тормышка ашыру кысаларында, вокал белән шөгыльләнүче балаларда музыкаль тавыш кую үзенчәлекләре хакында сөйләштеләр. Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Рәйсә Фәретдинова "Сарман сәнгать мәктәбенең балалар җыры репертуарын булдыру юнәлешендәге эше" темасына лекция ясады, күп кенә конкурслар лауреатлары, вокал дәресенә йөрүче укучылары районыбыз шагырьләре Вәсимә Хәйруллина һәм Әнәс Ибәтуллин сүзләренә Рәйсә Фәретдинова иҗат иткән җырларны башкардылар. Ахырда Рәйсә Фәретдинова сәләтле балаларны бик иртә ачыклау темасына багышланган ачык дәрес тә күрсәтте. Семинар-укуда катнашучылар укытучының иҗатына, эшенә югары бәя бирделәр. Ул оештыру комитетының Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев