САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман "Шәфкать" үзәгендә янгынга каршы планлы өйрәнүләр үтте

Бүген Сарман авылының Газинур урамында нинди хәвеф-хәтәр булды икән дисәгез, сезне тынычландырырга ашыгабыз: "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә янгынга каршы планлы тактик-махсус өйрәнүләр үтте. Аны гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе уздырды. Өйрәнүләрдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе, 131 нче Сарман янгын бүлекчәсе, 32 нче Җәлил янгын бүлекчәсе,...

Бүген Сарман авылының Газинур урамында нинди хәвеф-хәтәр булды икән дисәгез, сезне тынычландырырга ашыгабыз: "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә янгынга каршы планлы тактик-махсус өйрәнүләр үтте. Аны гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе уздырды. Өйрәнүләрдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе, 131 нче Сарман янгын бүлекчәсе, 32 нче Җәлил янгын бүлекчәсе, "Нөркәй" янгынга каршы пункты, "Ләке" ирекле янгын җәмәгатьчелеге, Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибе саклау отряды, пост патрульлеге хезмәте, газ хезмәте, медицина хезмәте, район подстанциясе, Бөтенроссия ирекле янгын җәмәгатьчелеге һәм "Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре катнаштылар. Анда янгын чыккан очракта тиз реакция ясау, зыян күрүчеләрне куркыныч урыннардан эвакуацияләү һәм аларга беренче ярдәм күрсәтү күнегүләрен кабатладылар.

Өйрәнүләр үткәннән соң хаталар өстеннән эш булды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, артык шелтә тудырырлык ситуацияләр килеп чыкмады, барысы да оператив рәвештә үз эшләрен башкардылар.

Мондый күнегүләр халык күпләп җыела торган оешмаларда, мәктәпләрдә даими рәвештә үткәреләләр, Сарман "Шәфкать" үзәге һәм Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты махсус контроль астында торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев