САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман "Шәфкать" үзәгендә ветераннар белән очрашу үтте

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ветеран хәрәкәте активлары белән очрашты. Ул иң элек үзәктә дәваланучылар өчен тудырылган шартлар белән танышты, дәвалау кабинетларында, яшәү бүлмәләрендә булды. Аннан соң Фәрит Мөнәвирович ветераннарга узган ел районда башкарылган эшләр хакында сөйләде. Ветераннар советы Президиумы әгъзасы Нурсинә Хәйруллина...

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ветеран хәрәкәте активлары белән очрашты. Ул иң элек үзәктә дәваланучылар өчен тудырылган шартлар белән танышты, дәвалау кабинетларында, яшәү бүлмәләрендә булды. Аннан соң Фәрит Мөнәвирович ветераннарга узган ел районда башкарылган эшләр хакында сөйләде. Ветераннар советы Президиумы әгъзасы Нурсинә Хәйруллина Россия пенсионерлар Союзы эшчәнлеген үстерүгә керткән өлешләре, өлкә буын вәкилләренең хокукларын яклауда актив гражданлык позицияләре өчен мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗевага, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" директоры Альбина Сабировага "Россия пенсионерлар Союзы"ның региональ бүләкчәсе Рәхмәт хатын тапшырды. Соңыннан ветераннар үзләрен борчыган темаларын кузгалттылар, гозерләрен җиткерделәр. Очрашуда социаль-көнкүреш өлкәләргә караган оешма җитәкчеләре дә катнаштылар. Сорауларга алар тарафыннан да җаваплар бирелде. Мөрәҗәгатьләрнең киләчәктә планга салынып хәл ителердәйләре язып алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев