САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман "Шәфкать" үзәгендә "Рәхмәт сезгә, ветераннар" дигән чара үтте

"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында "Рәхмәт сезгә, ветераннар" дип аталган чара үтте. Җылы атмосферада узган кичә үз эченә берничә - "Дуслык көне", "Яхшы сүз көне", "Күркәм хат" акцияләрен берләштерде. Анда үзәктә ял итүче 14 Бөек Ватан сугышы һәм 3 тыл ветераны, өлкән яшьтәге инвалидлар,...

"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында "Рәхмәт сезгә, ветераннар" дип аталган чара үтте. Җылы атмосферада узган кичә үз эченә берничә - "Дуслык көне", "Яхшы сүз көне", "Күркәм хат" акцияләрен берләштерде. Анда үзәктә ял итүче 14 Бөек Ватан сугышы һәм 3 тыл ветераны, өлкән яшьтәге инвалидлар, хезмәт ветераннары катнашты. Яхшы сүз - җан азыгы, диләр. Кичәдә яңгыраган һәр сүзне, җыр-биюне, чыгышны ветераннар йөрәкләре аша кабул итеп, ихластан рәхмәтләрен җиткереп утырдылар. Һәркемнең теләге бер - дөньялар тыныч булсын, сугышлар кабатланмасын. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин катнашып, һәрбарчасын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады, иң изге теләкләрен җиткерде. Ул сугыш һәм тыл ветераннарына республика лидеры Рөстәм Миңңнехановның Котлау хатын тапшырды. Бүген "Георгий тасмасы" акциясенә старт бирелүе уңаеннан, волонтерлар аларның түшләренә георгий ленталары беркеттеләр. Ә үзәк коллективы күчтәнәчләр пакеты әзерләгән, аларны үзәк директоры Хәмзә Фарукшин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев