САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман "Шәфкать" үзәгендә "Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!" дигән чара үтте

Бүген "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сарман урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өлкәннәр өчен хәрби-патриотик темага концерт куйдылар. Ул "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!" дип исемләнде. Чараны оештыруда мәктәпнең башлангыч сыйныф укутучылары Әлфинур Александрова, Люзия Хаҗиева, Айгөл Шәйдуллина һәм китапханәче Гәүһәр Мөхлиева катнаштылар. Хәрби-патриотик темага җырлар яңгырады, шигырьләр...

Бүген "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сарман урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өлкәннәр өчен хәрби-патриотик темага концерт куйдылар. Ул "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!" дип исемләнде. Чараны оештыруда мәктәпнең башлангыч сыйныф укутучылары Әлфинур Александрова, Люзия Хаҗиева, Айгөл Шәйдуллина һәм китапханәче Гәүһәр Мөхлиева катнаштылар. Хәрби-патриотик темага җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләнде, шулай ук биюләр күрсәтелде. Айгөл Шәйдуллинага залда утыручылар кушылып җырладылар.

Чарадан соң балалар өчен үзәк буенча экскурсия оештырылды. Алар тутый кошлар, ташбака, балыклар белән "таныштылар". Аннары укучылар кислород коктейлен татып карадылар. Аларга коктейльнең файдасы турында аңлаттылар, дөрес кулланырга өйрәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев