Халыкара инвалидлар көненә багышлап, Сарман балалар сәнгать мәктәбе укытучылары "Шәфкать" үзәгендә 19 ноябрь көнне концерт куйдылар. Тамашачылар һәр уенда теләп катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар, башкарылган җырларга кушылып җырладылар. Моңлы баян тавышларын Илһам Шакиров һәм Мөнир Гадеев бүләк иттеләр. Рәйсә Фәртдиновага концертны күңелле итеп алып барды, җырчылар Резедә Хаҗиева, Гөлнур Хадиуллина...
Халыкара инвалидлар көненә багышлап, Сарман балалар сәнгать мәктәбе укытучылары "Шәфкать" үзәгендә 19 ноябрь көнне концерт куйдылар. Тамашачылар һәр уенда теләп катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар, башкарылган җырларга кушылып җырладылар. Моңлы баян тавышларын Илһам Шакиров һәм Мөнир Гадеев бүләк иттеләр. Рәйсә Фәртдиновага концертны күңелле итеп алып барды, җырчылар Резедә Хаҗиева, Гөлнур Хадиуллина һәм Миләүшә Хәкимуллина, биюче Альбина Зөлкәрнаева, баянчы Мөнир Гадеевка төрле номерларда катнаштылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз