САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарман районында тагын бер кешедә "таҗлы" вирус булуы ачыкланган

Татарстанда бер тәүлектә тагын 85 COVID-19 авырулы кеше булуы исбатланган. Аларның 4 сен читтән алып кергәннәр, 81е авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

38 авыруны хастаханәләргә салганнар, 47 кеше өйләрендә дәвалану үтәләр.
Яшь төркемнәре буенча караганда,
18 яшькә кадәр булган – 1
18дән 30га кадәр – 10
30дан 50гә– 25
50дән 60ка – 19
60тан 70кә– 18
70тән 80кә – 7
80нән 90ка – 5
90нан өлкән– 0 кешедә вирус булуы ачыкланган.

⭕ Шәһәрләр һәм районнар буенча мәгълүмат түбәндәгечә:
1. Казан – 34
2. Яр Чаллы – 25
3. Аксубай районы – 1
4. Алексеевск – 1
5. Әлки районы– 1
6. Әлмәт районы – 1
7. Арча – 1
8. Буа районы – 1
9. Биектау – 2
10. Чүпрәле – 1
11. Алабуга – 2
12. Яшел Үзән – 1
13. Менделеевский районы – 1
14. Түбән Кама – 11
15. Сарман районы – 1
16. Тукай районы – 1

10 май көненә Татарстанда барлыгы 1671 авыру очрагы теркәлгән. 5 кеше вафат булган.

Савыгучылар саны - 447 кеше, шуларның 107се узган тәүлектә тулысынча терелеп беткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев