САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында балаларның хокуклары якланамы?

Иртәгә – Халыкара балаларны яклау көне.

Ул бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә 1949 елда Халыкара демократик хатын-кызлар федерациясе конгрессы карары белән нигез салына. Аның максаты – балаларның иминлеген, бәхетле балачагын тәэмин итү, аларның хокукларын яклау. 
Бүген районда да балалар өчен бәйрәм чараларына старт бирелде. Татар Илеге ял паркында кечкенә райондашларыбызны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, аның урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде. Котлау сүзләрен шулай ук “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова җиткерделәр. Балалар өчен кызыклы уеннар, спорт ярышлары оештырылды, матур җырлар һәм биюләр башкарылды, сәүдә үзәкләре эшләде. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев