САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман районыннан ике проект социаль проектлар конкурсында катнаша

Рес­пуб­ли­ка­да, шул исәп­тән без­нең ра­йон­да да, ин­де тра­ди­ци­я­гә әй­лән­гән "Бер­дәм Рос­си­я" көн­нә­ре" бы­ел да уз­ды. Оч­ра­шу­лар­га кил­гән ха­лык ра­йон­да тор­мыш-көн­кү­реш­не ях­шыр­ту бу­ен­ча эш­лән­гән­нәр­не бә­я­ләп, бу юнә­леш­тә үз тәкъ­дим­нә­рен дә җит­кер­де. Май ахы­рын­да "Бер­дәм Рос­си­я" пар­ти­я­се­нең Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы бү­лек­чә­се по­лит­со­ве­ты со­ци­аль мәсь­ә­ләләр­не хәл итү­дә ха­лык про­ект­ла­ры­на бу­лыш­лык күр­сә­тү ини­ци­а­ти­ва­сы бе­лән чык­ты....

Рес­пуб­ли­ка­да, шул исәп­тән без­нең ра­йон­да да, ин­де тра­ди­ци­я­гә әй­лән­гән "Бер­дәм Рос­си­я" көн­нә­ре" бы­ел да уз­ды. Оч­ра­шу­лар­га кил­гән ха­лык ра­йон­да тор­мыш-көн­кү­реш­не ях­шыр­ту бу­ен­ча эш­лән­гән­нәр­не бә­я­ләп, бу юнә­леш­тә үз тәкъ­дим­нә­рен дә җит­кер­де. Май ахы­рын­да "Бер­дәм Рос­си­я" пар­ти­я­се­нең Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы бү­лек­чә­се по­лит­со­ве­ты со­ци­аль мәсь­ә­ләләр­не хәл итү­дә ха­лык про­ект­ла­ры­на бу­лыш­лык күр­сә­тү ини­ци­а­ти­ва­сы бе­лән чык­ты.

Әле­ге ини­ци­а­ти­ва Рес­пуб­ли­ка Хө­кү­мә­тен­дә дә як­лау тап­ты һәм 16 июнь­дә Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты му­ни­ци­па­ли­тет­лар­ның иң ях­шы про­ект­ла­рын фи­нанс­лау ту­рын­да ка­рар ка­бул ит­те.

- Һәр ра­йон кон­курс ко­мис­си­я­се­нә ике иң ях­шы про­ект тәкъ­дим итә ала, - ди­де бу уңай­дан 3 июль­дә "ТАТ­МЕ­ДИ­А" ачык ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­тен­дә уз­ды­рыл­ган пресс-кон­фе­рен­ци­я­дә икъ­ти­сад ми­нист­ры Мид­хәт Ша­һи­әх­мә­тов (про­ект­ны икъти­сад ми­нистр­лы­гы фи­нанс­лый). - Грант фон­ды­ның го­му­ми кү­лә­ме 35 мил­ли­он сум тәш­кил итә. Әм­ма про­ект­лар­ны фи­нанс­лау­да му­ни­ци­па­ли­тет­лар үз­лә­ре дә кат­на­ша­чак­лар: алар про­ект­лар бә­я­се­нең ки­мен­дә 40 про­цен­тын кү­тә­рер­гә ти­еш­ләр. Кон­курс нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча җи­ңү­че­ләр­гә - 1 мил­ли­он сум, лау­ре­ат­лар­га 580 мең сум яр­дәм би­ре­лә­чәк.

Пресс-кон­фе­рен­ци­я­дә ун җи­ңү­че һәм кы­рык өч­ләп лау­ре­ат сай­лап алы­нуы күз­дә то­ты­лу­ын әйт­те­ләр. Бу - бер ге­нә ра­йон да игъ­ти­бар­сыз кал­мас, ди­гән сүз.

- Со­ци­аль про­ект­лар­ның те­ма­ти­ка­сы га­ять киң, - ди­де Та­тарс­тан Дәү­ләт Со­ве­ты Рә­и­се урын­ба­са­ры Рим­ма Рат­ни­ко­ва, жур­на­лист­лар ал­дын­да чы­гыш ясап. - Ни­гез­дә алар тер­ри­то­ри­я­ләр­не тө­зек­лән­де­рү - ишек ал­ды мәй­дан­чык­ла­ры ясау, парк­лар, ск­вер­лар­ны ма­тур­лау бе­лән бәй­ле. Әм­ма ара­да тер­ри­то­ри­я­ләр­не та­ны­ту­га юнәл­тел­гән­нә­ре дә бар.

Реклама

Кон­курс өч этап­та уза­чак. Аның бе­рен­че­се 2 июль­дә тө­гәл­лән­де ин­де. Ра­йон­нар­да җиң­гән про­ект­лар хә­зер Ка­зан, Ала­бу­га һәм Әл­мәт­тә яры­ша. Фи­нал 15 ав­густ­та бу­лыр дип кө­те­лә. Про­ект­лар­ның нә­ти­җә­лә­ре дә озак көт­тер­мәс, дип ыша­ныйк.

Ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның мә­дә­ни­ят бү­ле­ге баш бел­ге­че Ро­за Ги­ле­ва:

- Ра­йон­нан со­ци­аль про­ект­лар кон­кур­сын­да ике про­ект кат­на­ша. Алар­ның бер­се - "Ба­кыр тау" фо­ру­мы. Бө­ек Ва­тан су­гы­шы һәм ту­ган як­ны өй­рә­нү му­зее та­ра­фын­нан тәкъ­дим ител­гән бу про­ект ра­йон­ны гы­на тү­гел, рес­пуб­ли­ка­ны ха­лы­ка­ра ту­ризм ба­за­ры­на чы­га­ру­ны күз­дә то­та. Фо­рум ба­ры­шын­да фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ци­я­ләр, тү­гә­рәк өс­тәл­ләр уз­ды­ру, ту­ризм про­дук­ци­я­се, "Ха­лык һө­нәрләре ос­та­ла­ры" күр­гәз­мә­лә­ре оеш­ты­ру план­лаш­ты­ры­ла. Ал­га та­ба фо­рум ра­йон­ның ту­рис­тик по­тен­ци­а­лын нә­ти­җә­ле фай­да­ла­ну­га яр­дәм итә­чәк.

Ба­ла­лар үзәк ки­тап­ха­нә­се кон­курс­та "Кояшлы дөнья" ("Сол­неч­ный мир") ди­гән про­ект бе­лән кат­на­ша. Ул ба­ла­лар һәм әти-әни­ләр бер­гә­ләп шө­гыль­лә­нә, буш ва­кыт­ла­рын үт­кә­рә алыр­дай га­и­лә үзә­ге бул­ды­ру­ны күз­дә то­та. Ки­тап­ха­нә мәк­тәп һәм мәк­тәп­кә­чә уч­реж­де­ни­е­ләр, со­ци­аль як­лау, сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­лә­ре бе­лән ты­гыз элем­тә­дә эш­ли. Китап­ха­нә­че­ләр­нең ба­ла­лар бе­лән эш­ләү тәҗ­ри­бә­се зур. Га­и­лә үзә­ген­дә уз­ды­ры­лу­чы ча­ра­лар ба­ла­лар­га та­лант­ла­рын ачар­га бу­лыш­лык итәр, ә әти-әни­ләр үза­ра ара­ла­шып, бел­геч­ләр бе­лән әң­гә­мә­ләр үт­кә­реп, бул­ган проб­ле­ма­лар­ны чи­шә алыр­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев