САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында язгы ташуга әзер торалар

Бы­ел­гы яз­гы та­шу ап­рель ае­ның бе­рен­че ун­көн­ле­ген­дә бу­лыр, дип кө­те­лә. Ме­те­о­ро­ло­гия үзә­ге мәгъ­лү­мат­ла­ры­на ка­ра­ган­да, кыш­ка кер­гән­дә, Көн­чы­гыш Ка­ма ар­тын­да туф­рак­та­гы дым­лы­лык нор­ма­дан ар­тыг­рак бул­ды. Кыш ун көн­гә су­зыл­ган тот­рык­лы сал­кын­на­ры бе­лән ис­тә кал­ды. 15 март­ка исә без­нең ра­йон­да кар кат­ла­мы­ның ур­та­ча би­ек­ле­ге - 30-35 сан­ти­метр, кар­да су за­па­сы - нор­ма­га...

Бы­ел­гы яз­гы та­шу ап­рель ае­ның бе­рен­че ун­көн­ле­ген­дә бу­лыр, дип кө­те­лә.

Ме­те­о­ро­ло­гия үзә­ге мәгъ­лү­мат­ла­ры­на ка­ра­ган­да, кыш­ка кер­гән­дә, Көн­чы­гыш Ка­ма ар­тын­да туф­рак­та­гы дым­лы­лык нор­ма­дан ар­тыг­рак бул­ды. Кыш ун көн­гә су­зыл­ган тот­рык­лы сал­кын­на­ры бе­лән ис­тә кал­ды. 15 март­ка исә без­нең ра­йон­да кар кат­ла­мы­ның ур­та­ча би­ек­ле­ге - 30-35 сан­ти­метр, кар­да су за­па­сы - нор­ма­га карата 134 про­цент, туф­рак­ның ту­ңу ти­рән­ле­ге нор­ма­да иде. Мин­зә­лә ел­га­сын­да боз кат­ла­мы уз­ган ел­гы күр­сәт­кеч­ләр­дән ар­тык тү­гел - 30 сан­ти­метр. Бел­геч­ләр, Көн­чы­гыш Ка­ма ар­ты ел­га­ла­рын­да су кү­лә­ме баш­ка ел­лар­да­гы­дан 20-40 сан­ти­метр­га юга­ры­рак бу­лыр, дип фа­раз­лый­лар. Боз кат­ла­мы баш­ка ел­лар­да­гы­дан ка­ты­рак, ныг­рак бул­ган­лык­тан, яз­гы та­шу ки­нәт баш­лан­ган һәм юеш кар, яң­гыр күп бул­ган оч­рак­та боз­лар ты­гы­лу һәм су­лык­лар­да су кү­лә­ме ки­нәт кү­тә­ре­лүе их­ти­ма­л.

Комиссия нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча бы­ел бу объ­ект­лар­га ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү үт­кә­рү өчен әзер­лек кү­рү ту­рын­да ка­рар чы­га­рыл­ган. Җә­лил, Пет­ров­ка За­вод, Пет­ров­ка б/к авыл­ла­рын­да га­дәт­тән тыш хәл­ләр бул­ган оч­рак­та ха­лык­ка хә­бәр итү өчен хә­бәр итү сис­те­ма­сын мон­таж­лау­ның бе­рен­че эта­бы тө­гәл­лән­гән.

Хә­зер­лек эш­лә­ре бы­ел да дә­вам ит­те­рел­ә. Тү­бә­ләр, би­на­лар­ның ти­рә-як­ла­ры, урам­нар, тор­ба­лар кар­дан, чүп­тән чис­тар­тыл­ды. Бу­а­лар өчен җа­вап­лы итеп бил­ге­лән­гән зат­лар­га а­лар­ны кур­кы­ныч­сыз күр­сәт­кеч­кә җит­кән­че чис­тар­ту бу­ры­чы ку­ел­ган. Юл оеш­ма­сы юл­лар­ны конт­роль­дә то­та, ком-таш кат­наш­ма­сы, вак таш, ягу­лык-май­лау ма­те­ри­ал­ла­ры за­па­сы әзер­лән­гән. Мо­то­пом­па­лар, сусу­ырт­кыч тех­ни­ка, ут өзел­гән оч­рак­лар өчен элект­ро­диз­ге­не­ра­тор һәм баш­ка мах­сус тех­ни­ка әзер. Ра­йон Га­дәт­тән тыш хәл­ләр ко­мис­си­я­се сос­та­вы­на кер­гән оеш­ма-предп­ри­я­ти­е­ләр­дә штат­тан тыш ава­рия-кот­ка­ру төр­кем­нә­ре эш­ли, ко­мис­си­я­ләр тө­зел­гән. Су ба­су их­ти­ма­лы бул­ган оч­рак­та җа­вап­лы оеш­ма­лар кө­чәй­тел­гән ре­жим­да эш­ләү­гә кү­че­ре­лә­чәк­ләр. Тор­мыш эш­чән­ле­ге өчен мө­һим оеш­ма­лар да та­шу чо­рын­да өз­лек­сез эш­лә­я­чәк­ләр. Һәр эш һәм объ­ект өчен җа­вап­лы ке­ше­ләр бил­ге­ле.

Та­шу чо­рын­да әй­лә­нә-ти­рә­дә­ге ке­ше­ләр­гә, биг­рәк тә ба­ла­лар һәм өл­кән­нәр­гә игъ­ти­бар­лы бул­у зарур. Ата-ана­лар­дан ба­ла­лар­ны кү­зә­тү­че­сез кал­дыр­мау­ла­ры, үз­лә­рен ге­нә су бу­е­на җи­бәр­мәү­лә­ре со­ра­ла.

Ре­нат Әх­мә­дул­лин, Сар­ман авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се:

- Район үзәгендә соң­гы ел­лар­да та­шу ва­кы­тын­да га­дәт­тән тыш хәл­ләр кү­зә­тел­гә­не юк. Шу­лай да әзер­лек ча­ра­ла­ры көз­дән үк кү­релә. Бер­ни­чә йорт­ка су ке­рә иде. Му­са Җә­лил ура­мын­да­гы шун­дый йорт бе­лән урам ара­сы­на, Ял пар­кы янә­шә­сен­дә­ге Га­га­рин ура­мы­на бал­чык са­лын­ды. Тө­зү­че­ләр ура­мын­да­гы күпкат­лы йорт­та яшәү­че­ләр подъ­езд­га су ке­рү­дән ин­те­гә­ләр иде. Шун­лык­тан Ле­нин ура­мын­нан Му­са Җә­лил ура­мы­на та­ба тро­ту­ар буй­лап су агу өчен ка­нал ясат­тык. Ха­лык яра­тып йөрүче "Бү­зат" чиш­мә­се­нә бо­ры­лыш­та ас­фальт юлдан һәр­ва­кыт өс­тән төш­кән су ага һәм ас­фальт җи­ме­ре­лү кур­кы­ны­чы бар иде. Мо­ны бул­дыр­мау мак­са­тын­нан, тор­ба са­лын­ды.

Сар­ман­да та­шу ва­кы­тын­да иң кур­кы­ныч урын, бил­ге­ле, - пло­ти­на. Аның өс­ке өле­шен­дә кул­тык­са­лар сү­теп алын­ды, су тор­ба­ла­ры чис­тар­тыл­ды. Та­шу ва­кы­ты­на де­жур­лык тө­зел­де. Пло­ти­на тәү­лек буе кү­зә­тү ас­тын­да бу­ла­чак. Карл Маркс ура­мын­да кү­пер ти­рә­лә­ре чис­тар­тыл­ды. Кай­ва­кыт шәх­си ху­җа­лык­лар­ның баз­ла­ры­на су ке­рә. Су су­ыр­ту өчен мо­то­пом­па бар.

Ра­йон үзә­ген­дә яшәү­че шак­тый гы­на ке­ше­ләр­нең кап­ка ал­ла­рын­да да суүт­кәр­геч тор­ба­лар бар. Ха­лык­тан шу­ны со­рар идем: кем­дер ки­леп чис­тарт­кан­ны көт­мә­­гез, бу үзе­гез­нең кул­дан да ки­лә бит.

Флер Гыйль­фа­нов, Илек­саз авыл җир­ле­ге баш­лы­гы:

- Илек­саз­да элек­ке ел­лар­да буа кү­пе­ре бу­ен­да­гы бер йорт­ка су ке­рә иде. Сә­бә­бе юк­тан гы­на бул­ган: бу­а­га са­лын­ган тор­ба ләм бе­лән ты­гыл­ган. 2011 ел­да бу тор­ба­ны чис­тарт­тык. Соң­гы ел­лар­да юга­ры­да тел­гә алын­ган йорт­ка су кер­мә­де.

Белгеч сүзе

Ил­дар Гыйз­зә­тул­лин, 131 нче ян­гын час­те на­чаль­ни­гы:

- Уз­ган ел­гы та­шу ва­кы­тын­да, март­ның өчен­че ун­көн­ле­ген­дә төн­лә дә, көн­дез дә җы­лы бул­ган­лык­тан, кар тиз эре­де һәм ел­га­лар­да су ки­нәт кү­тә­рел­де. Шун­лык­тан, үт­кә­рел­гән ча­ра­лар­га ка­ра­мас­тан, Ис­ке Имән­дә бер иха­та­га су кер­де. Тор­мыш өчен мө­һим объ­ект­лар­да ава­ри­я­ләр, га­дәт­тән тыш хәл­ләр бул­ма­ды.

Бы­ел­гы яз­гы та­шу­га да хә­зер­лек көз­дән үк баш­лан­ды. Ка­ра­ма­лы, Сә­ях, Кәү­җи­як авыл­ла­рын­да гид­ро­тех­ник ко­рыл­ма­лар­га ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү үт­кә­рел­де. То­рак йорт­лар­га, ке­ше­ләр­нең иха­та­ла­ры­на су ке­рү­не бул­дыр­мау өчен, Пет­ров­ка б/к, Ис­ке Имән авыл­ла­рын­да му­ни­ци­паль юл­лар­да суүт­кәр­геч тор­ба­лар са­лын­ды. Көз­дән үк 78 да­нә суүт­кәр­геч тор­ба чис­тар­тыл­ды. Җа­вап­лы вә­кил­ләр­дән тор­ган ко­мис­сия Юга­ры Чыр­шы­лы, Мор­тыш­баш бу­а­ла­ры, Сар­ман пло­ти­на­сын тик­шер­де.

Сүз уңаеннан

Хо­дай, сак­лан­ган­ны сак­лар­мын, ди­гән. Мөл­кәт­не ал­дан ук га­дәт­тән тыш хәл­ләр­дән ими­ни­ят­ләү ях­шы. Бер­дәм дис­пет­чер­лык үзә­ге­нең те­ле­фо­ны - 112.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев