Сарман районында узган "Җырлы балачак илендә" бәйгесенә Татарстанның атказанган укытучысы Расиха Хәмидуллина бәя бирде
Мул сулы дәрьяның чишмә башы яки "Җырлы балачак илендә" конкурсында алган тәэсирләр турында Үзәктә яшәүче балаларга рәхәт: үзеңне, бөреләнеп яткан сәләтеңне ачу өчен күпме белгеч чакырып тора - сәнгать мәктәбе дә якында гына. Ә менә ерактарак авылларда яшәүче балаларга авырга туры килә. Ярый ла, мәктәбеңдә, клубыңда үз эшенең осталары булса....
Мул сулы дәрьяның чишмә башы яки "Җырлы балачак илендә" конкурсында алган тәэсирләр турында
Үзәктә яшәүче балаларга рәхәт: үзеңне, бөреләнеп яткан сәләтеңне ачу өчен күпме белгеч чакырып тора - сәнгать мәктәбе дә якында гына. Ә менә ерактарак авылларда яшәүче балаларга авырга туры килә. Ярый ла, мәктәбеңдә, клубыңда үз эшенең осталары булса. Табигать бүләге - талантың шытып, үсеп китә алмыйча, бөреләнгән килеш һәлак булуы да бар. Азмы әллә андый язмышлар?!
Район күләмендә узган "Җырлы балачак илендә" конкурсы нәкъ менә сәләтле балаларны барлау, аларны зур сәхнәгә чыгару, авыл мәдәният учакларының эшен җанландыруны максат итеп куйды да инде. Башта ул зоналарда узды. Жюри, авыл балаларының чыгышларын карап, уңышлы дип табылганнарын йомгаклау концертына уздырып кына калмады, билгеле. Концерттан соң балалар, аларның җитәкчеләре белән эшлекле сөйләшүләр дә алып барылды: кайберләренә икенче җыр сайларга, тональлекне, костюмнарны үзгәртергә, нәфис сүз башкаручыларга интонацияне дөрес билгеләргә, биюләрне кыскартырга яки көен алыштырырга тәкъдим ителде. Ничек кенә таләпчән күренмәсен, жюриның нияте изге иде: һәр балага иҗади якын килеп ярдәм итәргә; күңелендә, йөзендә, телендә сәләт чаткысы күренгән бер генә баланы да калдырмыйча, район сәхнәсенә алып менәргә! Дөрес, төшеп калучылар да күп булды, ни дисәң дә, ярыш-бәйгенең кагыйдәләре кырыс иде.
Сәнгатьнең хореография, вокаль, инструменталь ансамбльләр, конферанс, ялгыз башкару номинацияләрендә булган чыгышлар өч төркемдә - 4-8, 9-12, 13-17 яшьлек балалар арасында бәяләнде.
Бию. Аннан яхшы сәнгать әсәре тудыру -шактый катлаулы процесс. Ул башкаручылардан, бигрәк тә сәнгать җитәкчесеннән, зур осталык, тырышлык сорый. Ә инде коллектив бию кую өчен икеләтә тырышлык сорала. Кечкенәләр төркемендә бу номинацияне Сарман мәктәбенең - "Улыбка", "Лилия" бакчасы, Колмәт авылыннан "Шаяннар" коллективлары сабыйлары уңышлы узды. Аларга өченче дәрәҗә дипломнар бирелде. Уртанчылар төркемендә өченче урынга Күтәмәле авылыннан Радим Гыйздәтуллин (ялгыз бию), Рантамак, Ләке, Сарманның "Энҗе бөртекләре", "Сәйлән", "Гөлләр" төркемнәре биючеләре лаек булды. Өлкәнрәкләр арасында өченчелекне Каташ-Караннан "Мизгел", Александровкадан "Грация" төркемнәре, Алия һәм Марат Халиковларның "Чабата" биюләре алды.
Бу номинациядә икенче урын уртанчылар төркеменнән - Сарайлы, Юлтимер, Иске Минзәләбаш, Сарманның "Гөлләр"; зурлардан Кәүҗиякнең "Сөмбел" коллективларына һәм Азалактан Рузил Гыйләҗевка бирелде. Ә инде Азалактан "Шәл бәйләдем", Минзәләбаштан "Ямьле балачак" төркемнәре бәйгенең беренче дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнделәр.
Районда моң кадәр игътибарсыз калып килгән сәнгатьнең "Конферанс" һәм "Нәфис сүз" төрләре буенча да "боз кузгалды", диясе килә. Елдан-ел сүзнең тәмен белеп, эчтәлеккә "кереп", аңлатып сөйләргә омтылыш арта. Тик сүз осталарына әлегә, фикер сөрешенә карап, кайбер сүзләргә, фразаларга басым куя белү, ихласлык җитеп бетми, интонацияләү дә формаль төстә генә бара кебек. Кыскасы, шигырь сөйләүчеләр күп булса да, оста итеп сөйләүчесе аз булды. Бу номинациядә өченче урынга Ләкедән Кристина Терентьева, Чулпан Исламова, Булат Гыйльманов (Тәкермән), Әлмәттән Вилдан Юнысов лаек булды. Иске Кәшердән Риназ Галиев, Сарайлыдан Раилә Фазлыева белән Алинә Гәрәева - икенче, Сарманнан Рада һәм Камил Латыйповлар, Эльвина Камалиева, Ильвина Сәхипҗанова, Азалия Галиева, Айрат Шәйхразыев, Әлмәттән Ләйсән Тимербаева, Мортамактан Раил Хәмидуллин беренче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.
Сәнгатьнең тагын бер "теш үтмәс" төре - халык музыка уен коралларында уйнау да районда "Кызыл китап"ка кертерлек хәлдә. Шунысы куанычлы, аз булса да, бу төрдә ярышка чыгучылар булды. Сәнгать мәктәбеннән Инсаф Закиров, Хәлим Багауов, Айнур Корбиев, Салават Хәлиуллин, Александровкадан Данил Әхмәдишин - һәммәсе дә - өченче, ә Сарайлы авылы мәктәбенең "Тылсым" халык уен кораллары ансамбле беренче урынга лаек дип табылдылар.
Вокаль ансамбльләр дә аз, булганы да дуэтлар гына, аларны парлап җырлау дисәң, мөгаен, төгәлрәк булыр. Сарманның "Кояшкай" бакчасы нәниләре, Ләкедән абыйлы-сеңелле Таня һәм Илья Ильиннар, Сарман гимназиясенең "Җимешләр" дуэтлары - өченче, Карашай Саклаудан Айзилә һәм Алия, Александровкадан "Татар егетләре" дуэтлары икенче булдылар.
Балаларның зур күпчелеге "Вокал-соло" номинациясендә көч сынашты. Бу аңлашыла да, башкаларга бәйлелек юк, барысы да үзеңнән, бары тик үзеңнән генә тора. Бу төрдә өченче урынны Сарманнан Кристина Калиничева, Азалия Алчинова, Мортамактан Рәмилә Хөсәенова, Нөркәйдән Айнур Вәлиев, Илексаздан Гүзәл Нәбиуллина, Петровкадан Лиана Шәяхмәтова алдылар. Александровкадан Азалия Тимербаева, Илнар Әкрамов, Саклаубаштан Гаттарова, урта Кәшердән Айгөл Гайфуллина, Иске Минзәләбаштан Ләйсән Әкбарова, Азалактан Рузил Гыйләҗев, Чыршылыдан Инзилә Ахунова бу төр номинациянең өченче дәрәҗә дипломантлары булдылар. "Вокал-соло" буенча икенче урынны Сарманнан Камил Латыйпов, Самира Әһелтдинова, Алия Сөләйманова, Юлтимердән Илшат Исхаков, Җәлилдән Аделина Ризванова, Рантамактан Таңсылу Мөхәммәтханова яуладылар. Беренчелек исә Сарманнан Таңсылу Вәлиәхмәтовада, Илназ Гайнетдиновта, Рада Латыйповада, Колмәттән Нәзыйф Шәйгалләмовта, Сөлектән Илгиз Сәетовта, Александровкадан Тимур Габдрахмановта һәм Эльза Сафинада булды.
Узган елгы бәйге белән чагыштырганда, быел репертуар, сәхнә костюмнары мәсьәләсе уңай якка борылыш алган. Бу, әлбәттә, югарыда исемнәре атап үтелгән балаларыбызны әзерләүче, үз исемнәре гел күләгәдә генә калып килгән сәнгать җитәкчеләре хезмәте. Аларның барын да атап бетерү мөмкин түгел. Шулай да, Азалактан Гөлчәчәк Шәфигуллина, Иске Минзәләбаштан Оксана Берсинева, Кәүҗияктән Лилия Гаязова, Ләкедән Татьяна Малова, Юлтимердән Гөлнара Хәбибуллина, бию коллективлары туплап, алар белән ныклы эш алып барган. Нәтиҗә дә - күз алдында. Эшләсәң, эш карышмый, диләр. Аларның эшендә, чыннан да, иҗат бар, эзләнү бар, камиллеккә омтылу бар. Сарайлы авылыннан "Тылсым" халык музыка уен кораллары ансамбле җитәкчесе Мөхәммәтгали Корбангалиевның да куйган тырыш хезмәте эзсез үтмәгән.
"Җырлы балачак илендә" бәйгесе мәдәният дигән мул сулы дәрьяның чишмә башы булды, дияр идем. Кайчандыр Илһам Шакиров, Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Сәхәбиева да зур сәнгать юлына беренче чирканчыкны кечкенә генә авыл сәхнәләрендә алганнар бит.
Гомер тиз уза. Киләсе бәйге дә үзен озак көттермәс. Аңа әзерлекне бүген үк башларга кирәк. Шул вакытта гына уңыш үзе килгән кебек булыр. Балачакның вакыты кыска, ул шау-шулы уеннары, җыр-биюләре, матур мизгелләре белән истә калырлык булсын иде.
Расиха Хәмидуллина, Татарстанның атказанган укытучысы.
Шулай ук укыгыз:
Сарманда "Җырлы балачак илендә" бәйгесенең гала-концерты үтте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев