САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарман аграр көллиятендә оста пешекчеләр көн күрә

Янә­шә­без­дә нин­ди ге­нә ос­та, сә­ләт­ле ке­ше­ләр юк без­нең! Алар­ны ачык­лау өчен үт­кә­ре­лү­че бәй­ге, кон­курс­лар­ның да са­ны-исә­бе­нә чы­га тор­ган тү­гел. Хә­зер иң ях­шы ир исе­мен алу өчен дә ярыш­ты­ра­лар. Ә без тәм­ле дә, күз­гә ятыш­лы да итеп ри­зык, тәм-том пе­ше­рә бе­лү­че­ләр­не ярыш­ты­рып ка­рар­га бул­дык әле. «Тыл­сым­лы ашъя­у­лык» дип исем­лән­гән бу кон­кур­сы­быз­да...

Янә­шә­без­дә нин­ди ге­нә ос­та, сә­ләт­ле ке­ше­ләр юк без­нең! Алар­ны ачык­лау өчен үт­кә­ре­лү­че бәй­ге, кон­курс­лар­ның да са­ны-исә­бе­нә чы­га тор­ган тү­гел. Хә­зер иң ях­шы ир исе­мен алу өчен дә ярыш­ты­ра­лар. Ә без тәм­ле дә, күз­гә ятыш­лы да итеп ри­зык, тәм-том пе­ше­рә бе­лү­че­ләр­не ярыш­ты­рып ка­рар­га бул­дык әле. «Тыл­сым­лы ашъя­у­лык» дип исем­лән­гән бу кон­кур­сы­быз­да те­лә­гән һәр­кем кат­на­ша ала. Мо­ның өчен үзе­гез яра­тып әзер­ли тор­ган бе­рәр ри­зык ре­цеп­тын язып, шу­ның бе­лән рә­сем­гә тө­шеп, алар­ны без­гә юл­лар­га гы­на ки­рәк. Бу ма­вы­гу­ы­гыз (ул сез­нең төп эше­гез бул­са да, зы­ян юк) ту­рын­да бер­ни­ка­дәр язар­га да мөм­кин. Шу­лай итеп, баш­лый­быз. Ә кон­курс­ка йом­гак Яңа ел ал­дын­нан яса­ла­чак. Бү­ген сүз - аг­рар көл­ли­ятнең югары категорияле производствога өйрәтү мастеры Да­ни­я Гайнетдиновага.

Тәм­ле бал­лы торт

Ка­мыр өчен: 50 грамм ат­лан­май, 50 грамм бал, 1 ста­кан ши­кәр ко­мы, 0,5 чәй ка­шы­гы сер­кә бе­лән сү­нде­рел­гән со­да, 2 йо­мыр­ка са­лып, бол­га­тыр­га, эре­гән­че, пар­да то­тар­га. 1,5 ста­кан илән­гән юга­ры сорт­лы он ку­шып, куе мас­са бар­лык­ка кил­гән­че, 10-15 ми­нут­ка та­гын пар­га ку­яр­га. Ка­мыр ты­гыз бул­ма­сын өчен, әле­дән-әле бол­га­тып то­рыр­га. Әзер ка­мыр­ны он­лы так­та­га са­лып, 6 ти­гез ки­сәк­кә бү­ләр­гә. Шар­чык­лар­дан корж­лар җә­яр­гә һәм, кы­зар­ган­чы, 180 гра­дус­лы кы­зу­лык­та­гы газ пли­тә­се ми­чен­дә пе­ше­реп алыр­га. Кат­лам­нар ара­сы­на, су­ын­гач, крем ягар­га.

Реклама

Крем: 2 йо­мыр­ка, 0,5 ста­кан сөт, 1 аш ка­шы­гы ши­кәр ко­мы, 1 ста­кан он­ны ях­шы­лап бол­га­тып, ут­ка ку­яр­га. Ку­ер­ган­чы, бол­га­та-бол­га­та, кай­на­тыр­га.

Су­ын­гач, 300-500 грамм ат­лан­май ку­шып, кү­пер­тер­гә. 2 кат­лам са­ен юка те­лем­ләп ки­сел­гән ба­нан ки­сәк­лә­ре те­зәр­гә. Өс­те­нә 38 про­цент­лы сөт өс­те кү­пер­теп ягар­га, яки үзең те­лә­гән­чә җи­меш­ләр бе­лән би­зәр­гә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X