САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында террорга каршы көрәш дәвам итә

Бар­лык төр мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры да бу ара­да опе­ра­тив рә­веш­тә рес­пуб­ли­ка­да­гы ваз­гы­ять ту­рын­да сөй­ли. Чис­тай, Яңа Чиш­мә ра­йон­на­рын­да чир­кәү­ләр ян­ды­ры­луы кур­ку­га са­лып, ты­ныч­ла­ныр­га өл­гер­мә­дек, Алек­се­евск, Тү­бән Ка­ма­да­гы тын­гы­сыз­лык кү­ңел­гә шом сал­ды. Алар­га Ка­зан аэ­ро­пор­тын­да­гы фа­җи­га өс­тәл­де. Соң­гы­сын­да Мәс­кәү­дән Ка­зан­га очу­чы са­мо­лет һә­ла­кәт­кә оч­рап, 50 ке­ше­нең го­ме­ре өзел­де. Якын­на­рын югалт­кан га­и­лә­ләр­нең без...

Бар­лык төр мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры да бу ара­да опе­ра­тив рә­веш­тә рес­пуб­ли­ка­да­гы ваз­гы­ять ту­рын­да сөй­ли.

Чис­тай, Яңа Чиш­мә ра­йон­на­рын­да чир­кәү­ләр ян­ды­ры­луы кур­ку­га са­лып, ты­ныч­ла­ныр­га өл­гер­мә­дек, Алек­се­евск, Тү­бән Ка­ма­да­гы тын­гы­сыз­лык кү­ңел­гә шом сал­ды. Алар­га Ка­зан аэ­ро­пор­тын­да­гы фа­җи­га өс­тәл­де. Соң­гы­сын­да Мәс­кәү­дән Ка­зан­га очу­чы са­мо­лет һә­ла­кәт­кә оч­рап, 50 ке­ше­нең го­ме­ре өзел­де. Якын­на­рын югалт­кан га­и­лә­ләр­нең без ти­рән кай­гы­ла­рын ур­так­ла­ша­быз.

Якын-ти­рә ра­йон­нар­да тер­ракт кур­кы­ны­чы бу­лу уяу­лык­ны та­гын да арт­ты­ру­ны та­ләп итә. Шул уңай­дан ра­йон Со­ве­тын­да да тер­рор­га кар­шы кө­рәш ко­мис­си­я­се­нең чи­рат­тан тыш уты­ры­шы уз­ды. Аны ко­мис­сия рә­и­се урын­ба­са­ры - му­ни­ци­паль ра­йо­ны Баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Лә­ис Нурт­ди­нов алып бар­ды. Ул уты­рыш­ның ки­чек­мәс­тән үтү­е­нең мак­са­тын әй­теп, рес­пуб­ли­ка­да­гы бү­ген­ге хәл­ләр ту­рын­да сөй­лә­де. По­ли­ция на­чаль­ни­гы Са­ла­ват Га­ли­мов ра­йон­да­гы иҗ­ти­ма­гый-сә­я­си то­рыш бе­лән та­ныш­тыр­ды, оеш­ма-уч­реж­де­ние җи­тәк­че­лә­ре­нә, җир­лек баш­лык­ла­ры­на урын­нар­да конт­роль­не ныгытырга тәкъ­дим ит­те, сак­лык ча­ра­ла­рын кү­рү­не кө­чәй­тер­гә ча­кыр­ды. Шу­лай ук мәк­тәп­ләр­гә, ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на бул­ган игъ­ти­бар­ны да арт­ты­рыр­га куш­ты. Бү­ген­ге көн­дә ра­йон­да мах­сус ре­жим­да ки­зү то­ру ча­ра­ла­ры үтә, ае­ру­ча уяу­лык сак­ла­на. Те­ма­ны дә­вам итеп, ра­йон про­ку­ро­ры Ри­шат Га­ли­мов чы­гыш яса­ды. Аның та­ра­фын­нан ха­лык күп бу­ла тор­ган урын­нар­да, ае­ру­ча ав­то­вок­зал­лар­да, сәү­дә нок­та­ла­рын­да, ав­то­мо­биль­ләр­не тук­та­лыш­ка кую урын­на­рын­да уяу бу­лыр­га ки­рәк­ле­ге әй­тел­де, та­ныш бул­ма­ган, шик­ле ке­ше­ләр оч­ра­са, ки­чек­мәс­тән хо­кук сак­лау ор­ган­на­ры­на хә­бәр итү ки­рәк­ле­ге дә ис­кәр­тел­де.

Уты­рыш­та со­ңын­нан һәр өл­кә­гә ка­гы­лыш­лы ка­рар ка­бул ител­де, җа­вап­лы­лар бил­ге­лән­де.

Бү­ген­ге хәл­ләр то­ры­шын ни­чек бә­я­ләү­лә­ре ха­кын­да ха­лык фи­ке­ре бе­лән дә кы­зык­сын­дык.

Ка­ми­лә, пен­си­о­нер:

- Те­ле­ви­зор ка­рап ба­ра­быз, ра­дио тың­лый­быз. Рес­пуб­ли­ка­да­гы хәл­ләр бе­раз кур­ку­га сал­са да, Хо­дай­дан имин көн­нәр со­рый­быз. Дөнь­я­лар бе­рүк ты­ныч бул­сын да, су­гыш­лар ка­бат­лан­ма­сын.

Реклама

Гөлгенә, укытучы:

- Күп очракта кешенең битарафлыгы да аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Кешедә бер-берсенә игътибар, хөрмәт җитеп бетми.

Мөнәвир, инженер:

- Чиркәүләр яндырылуы милләтара низаг китереп чыгармагае, дип куркам. Исламга тап төшерү булмаса ярар иде.

Шулай ук укыгыз:

Сарманда чираттан тыш утырыш узды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев