Сарман районында санитар-экологик икеайлык башлана
Республиканың шәһәр һәм муниципаль район территорияләрен чистарту һәм аларны тиешле кыяфәткә китерү максатыннан 1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт ала. Төп юнәлеш - калдыклар белән эш итү таләпләренең үтәлешен күзәтүне көчәйтү. Барырга кыен булган урыннарда урнашкан чүплекләрне итз рәвештә табу өчен кече авиация көчләре ярдәмгә киләчәк, шулай ук электрон сервислар...
Республиканың шәһәр һәм муниципаль район территорияләрен чистарту һәм аларны тиешле кыяфәткә китерү максатыннан 1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт ала. Төп юнәлеш - калдыклар белән эш итү таләпләренең үтәлешен күзәтүне көчәйтү.
Барырга кыен булган урыннарда урнашкан чүплекләрне итз рәвештә табу өчен кече авиация көчләре ярдәмгә киләчәк, шулай ук электрон сервислар эшләячәк. 1 апрельдән башлап, гражданнар экология белән бәйле төрле кагыйдә бозулар турында хәбәрләрен 267-68-67 "кайнар линия" телефоны буенча һәм eco.signal@tatar.ru электрон адресына калдыра алалар. Бу елны беренче тапкыр табигатьне саклау буенча җәмәгать инспекторлары институты кертелү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев